Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Истоки» бәйгесе башланды

Районда традициягә кергән «Истоки» күргәзмә-конкурсына старт бирелде. Бәйге милли мәдәниятне саклау, гореф-гадәтләрне яңарту, сәләтле яшьләрне ачыклау кебек максатларны үз эченә ала. Зур күләмле бу чарага әзерлек кысаларында авыл җирлекләрендә шактый эшләр башкарылды. Анда барлык җирлекләр катнаша, шул исәптән кече авыллар да. Концертлар үзәк авыллардагы мәдәният йортларында үтәчәк. Катнашучылар үз авыллары...

Районда традициягә кергән «Истоки» күргәзмә-конкурсына старт бирелде. Бәйге милли мәдәниятне саклау, гореф-гадәтләрне яңарту, сәләтле яшьләрне ачыклау кебек максатларны үз эченә ала. Зур күләмле бу чарага әзерлек кысаларында авыл җирлекләрендә шактый эшләр башкарылды. Анда барлык җирлекләр катнаша, шул исәптән кече авыллар да. Концертлар үзәк авыллардагы мәдәният йортларында үтәчәк. Катнашучылар үз авыллары тарихына, аның традицияләренә тукталырга, авыл җырын, логотибын презентацияләргә, видеоязма күрсәтергә тиешләр.

Реклама

Иске Җирекледә жюри һәм тамашачылар игътибарына беренче концерт үтте инде. Конкурсның киләсе катнашучылары - бикләнлеләр. Бәйге анда 17 октябрьдә мәдәният йортында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X