"Ислам дәүләте"* боевиклары Россиянең көньяк чикләренә туплана – РФ Эчке эшләр министрлыгы
Бу нисбәттән Россиягә керүче мигрантларга аерым игътибар булырга тиешлеген искәртте.
РФ Эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов әйтүенчә, Россиянең көньяктагы чикләрендә Россиядә эшчәнлеге тыелган "Ислам дәүләте"* (ИГ) террорчылык оешмасының яңа урыны формалаша. Бу мәгълүматны ул Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышында җиткерде.
“Әфганстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан якларына таба безнең чикләрдә киеренкелекнең яңа ноктасы әзерләнә. Пакистан территориясеннән ИГ* боевикларын билгесез вертолетлар белән Таҗикстан чикләренә китерәләр. Анда, күрәсең, күпсанлы качаклар белән Россия Федерациясе ягына таба провокация әзерләнә”, - дип фаразын әйтте Игорь Зубов.
Бу нисбәттән ул Россиягә керүче мигрантларга аерым игътибар булырга тиешлеген искәртте.
**"Ислам дәүләте" – Россиядә тыелган террорчылык оешмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев