Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Җирекле яңара

Иске Җирекле авылында бер ел эчендә генә күпме үзгәрешләр булды. Ә бит моннан бер ел элек кенә авыл җыенында халык, бик ачынып, авылның киләчәге юк, яшьләргә яшәргә авыр, балалар бакчасы, мәктәп, уен мәйданчыклары да кирәк дип күтәрелеп чыккан иде.

Бик күп вакыт та үтмәде, әле болында кар сулары да китмәгән иде, инде гөр килеп эш башланды. Халыкның да җитәкчеләребезгә ышанычы артты, алдагы елга караганда үзара салым акчасы да күбрәк җыела башлады.
Ә инде ел ахырында авыл уртасындагы әрем үсеп, чүп чокыры булып яткан болында әкияттәгедәй матур балалар бакчасы үсеп чыкты, ә аның янәшәсендә төзелгән ял паркын күреп халык үз күзләренә үзе ышанмады, сокланып туя алмадылар. Бүген бу мәйданда төне буе матур булып яп-якты утлар яна. Әти-
әниләр балалары белән төнгә кадәр шунда ял итәләр. Монда нинди генә спорт мәйданчыклары юк, балалар өчен дә, зурлар өчен дә атынгычлар, тренажёрлар ясалган. Рәхәтләнеп ял ит, күңел ач, бөтен шартлар бар. Хәтта җәй көннәрендә кичке җырлы-биюле уеннар өчен сәхнә дә төзелеп куелган.
Ә инде 140 балага исәпләнгән «Тургай» балалар бакчасы авылыбызның киләчәген күздә тотып эшләнгән. Ул бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп яңача җиһазландырылган. Бәлки киләчәктә шушы балалар бакчасына йөргән балаларыбыз авылыбызның тоткалары булырлар. Аларны бүгенге көндә буш яткан басуларыбызда комбайн штурваллары артында, терлекчелек фермаларында күрәсе килә. Бүгенге көндә авылны торгызу, үстерү өчен республика күләмендә шактый эшләр башкарыла бит.
Җитәкчелек киләчәктә дә авылыбыз тормышына битараф булмасын, яшь гаиләләрне кайгыртып, бергәләп эшләп, исән-имин яшәргә язсын иде дип телисе килә.

Гөлгенә ИСРАФИЛОВА.
Иске Җирекле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев