Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Байларда сугыш ветераннарының һәрберсен исемләп телгә алдылар

Иске Байлар авылында һәр ел саен Җиңү көнен зурлап билгеләп үтү матур гадәткә әверелде. Авыл уртасындагы һәйкәл янына олысы-кечесе җыелды. Бәйрәм булса да, сагышлы ул. Ил азатлыгы өчен корбан булган карт бабалары, агаларының портретларын тотып тезелеп баскан балаларга карагач күңел тула – ничә буын алмашынды, ә хәтер яши, рәхмәтле һәр буын үзенең герой авылдашларын әнә шулай искә ала.

Авыл клубы мөдире Наилә Шәйхетдинова Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган, җиңү яулап кайтып, авыр елларда тәмам бөлгән авылны аякка бастырышкан, хезмәттә дә батырлык күрсәтеп бакыйлыкка күчкән авылдашлары турында тәфсилләп сөйләде. Булат Гайнетдинов белән Раил Галиев аларның һәрберсенең (ә алар йөз кеше) исемнәрен телгә алдылар. Башлар түбән иелде, күзләргә яшь килде. Авылда сугыш ачысы кагылмаган гаилә юктыр ул. Кемдер бабасын, туганын югалткан. Укучылар бәйрәмгә, тематикасына туры китереп, йөрәкләргә үтеп керә торган шигырьләр, җырлар әзерләгән иде.
Авыл халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котларга Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, ветераннар советы рәисе Кәүсәрия Хафизова килгән иде.
Клубта авыл халкы өчен бәйрәм табыны әзерләнде, авылның социаль хезмәткәрләре һәркемгә җитәрлек һәм бик тәмле итеп солдат боткасы пешерделәр. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп куңел ачтылар. Әйтерсең лә, сугыш яңа гына беткән сөенечтән җырлап-биеп күңел ачалар. Гомумән, авылда үткән Җиңү бәйрәме шундый җылы, ихлас мохиттә үтте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү Тукай районы Иске Байлар

2
X