Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Абдулда хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташлар истәлеген мәңгеләштерделәр

Бүген Иске Абдул авылының «Гиндукуш» музее каршында Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташларның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәл ачылды.

Шулай ук бу чарага җыелган халык игътибарына Оренбург өлкәсеннән кайтарылган «БРДМ-2» бронекүзәтү машинасы тәкъдим ителде. Әфганстан һәм Чечняда хезмәт иткән район ветераннары белән бергә, әлеге тантаналы очрашуда Яр Чаллыдан, күрше районнардан килгән сугышчы-интернационалистлар да шактый иде. Башта тамашачыга Иске Абдул мәдәният йорты сәхнәсеннән Менделеевск шәһәренең хәрби-патриотик җырлар башкаручы «Шурави» иҗат төркеме үз чыгышын бүләк итте. Егетләр башкаруындагы эчтәлекле җырларның һәрберсен залдагылар көчле алкышларга күмде. Аннары хәрби хәрәкәтләр ветераннарын сәхнә түренә чакырып, аларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. Тантананың икенче өлеше урамда һәйкәл янында митинг рәвешендә дәвам итте. Халыкны район башлыгы Васил Хаҗиев котлады, район хәрби комиссары Рәис Юнысов республика баш хәрби комиссары Сергей Погодинның тукайлыларга юллаган хатын җиткерде. Аннары мәрмәр ташка батырларның исемнәре уеп язылган һәйкәл ачылды, анда чәчәкләр салынды.

Реклама

Район буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар саны 300дән артык. Аларның 12се сугыштан исән-сау кайта алмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев