Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Абдул мәдәният йорты хезмәткәрләре “Чишмә башы” бәйгесендә катнашты (фото)

Инде байтактан Тукай районы авылларында "Чишмә башы" ("Истоки") исеме астында бәйге бара. Һәр авылда бу бәйгегә бик тырышып әзерләнәләр.Халык гореф-гадәтләренә таянып, авылларның тарихына, шул тирәлектәге үзенчәлекле еп әзерләнгән чыгышларны рәхәтләнеп карыйсың. Дүшәмбе көнне районның мәдәният идарәсе хезмәткәрләре Иске Абдул авылы үзешчәннәре әзерләгән чараны карарга килделәр. Авылның "Асылъяр" ветераннар ансамбле чын...

Инде байтактан Тукай районы авылларында "Чишмә башы" ("Истоки") исеме астында бәйге бара. Һәр авылда бу бәйгегә бик тырышып әзерләнәләр.Халык гореф-гадәтләренә таянып, авылларның тарихына, шул тирәлектәге үзенчәлекле еп әзерләнгән чыгышларны рәхәтләнеп карыйсың. Дүшәмбе көнне районның мәдәният идарәсе хезмәткәрләре Иске Абдул авылы үзешчәннәре әзерләгән чараны карарга килделәр. Авылның "Асылъяр" ветераннар ансамбле чын мәгънәсендә халыкка ошарлык чыгыш күрсәтте. Шактый материалларны авылның данлы укытучысы, авыл тарихына багышланган ике китап авторы Зөфәр абый Дәүләтшин җыйган булган. Мәдәният йорты директоры Гүзәл Вәлиева һәм бию түгәрәге җитәкчесе Кәүсәрия Ситдиковалар тырышлыгы белән бу чара йөзек кашы булырлык дәрәҗәгә җиткерелгән. Районнан килгән комиссия әгъзалары бер генә кыек ягын да тапмадылар. Һәр сүз, һәр бию, һәр җыр бер-берсен тулыландырдылар. Авыл халкына да, килгән укучыларга да бик ошады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре халык гореф-гадәтләрен яңартуга балаларны да тарталар. Шулай итеп буыннар чылбыры өзелми. Аларга "афәрин" генә диясе кала

Редакциядән: "Чишмә башы" ("Истоки") IV районкүләм мәдәният оешмаларының фольклор коллективлары бәйгесендә чираттагы катнашучы - Мусабай Завод авылы мәдәният йорты. Бүген аның хезмәткәрләре чыгышка әзерләнә. Иртәгә, 28 октябрьдә Иштирәк һәм Калмаш авыллары үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев