Якты юл
  • Рус Тат
  • Иске Абдул авылы үзешчәннәре Торнаташлыларны концерт белән сөендерде

    Иске Абдул авылы үзешчәннәре Татарстан бәйрәме алдыннан Торнаташ авылы халкын үзләренең җыр - моңнары, биюләре белән сөендереп кайттылар. Авылда күптән түгел генә яңа кибет ачылды һәм ул авыл халкының иң яраткан урынына да әйләнгән. Чөнки халык көн дә яңа гына "Сәйдәш" ашханәсендә пешкән кайнар икмәкне алырга килә, шунда яңалыкларны сөйләшәләр,...

    Иске Абдул авылы үзешчәннәре Татарстан бәйрәме алдыннан Торнаташ авылы халкын үзләренең җыр - моңнары, биюләре белән сөендереп кайттылар. Авылда күптән түгел генә яңа кибет ачылды һәм ул авыл халкының иң яраткан урынына да әйләнгән. Чөнки халык көн дә яңа гына "Сәйдәш" ашханәсендә пешкән кайнар икмәкне алырга килә, шунда яңалыкларны сөйләшәләр, хәл-әхвәлләр белешәләр. Концерт программасын да урамда оештырдык. Авыл халкы Иске Абдул мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Асылъяр" фольклор ансамбле, "Таң"агитбригадасы җырларын бик тә яратып тыңладылар, үзләре дә безгә мөнәҗәтләр укып, моңлы җырларын, күмәк биюләрен бүләк иттеләр. Кафия Курочкина башкаруында яңгыраган "Торнаташым" җырына кушылып җырлап утырдылар, өлкәннәрнең күзләрендә яшь иде.

    Җирле үзидарә башлыгы Резеда Хасият кызы авыл халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, хуҗалыктагы яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштырды, өлкәннәрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде."Гиндукуш" музее директоры Резеда Равис кызы музейга экскурсиягә чакырды, уникаль тарихи экспонатлары булса, музейга тапшыруны сорап, авыл турындагы мөнәҗәтлрне язып алды.

    Авыл халкы үзешчәннәргә зур рәхмәт әйтте, тагын шулай кунакка килүләрен сорап озатып калдылар, дип хәбәр итә Иске Абдул авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе К.М Ситдикова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: