Иштирәктә бүләк җыялар
Халкыбыз матур, милли традицияләрен саклап килә. Сабантуе алдыннан авылларда бәйрәмгә бүләк җыю йоласы үзе бер күңелле чара. Тукай районы Иштирәк авылында да өйдән-өйгә йөреп Сабантуена бүләкләр җыйдылар.
Авыл халкы капка төпләренә чыгып бүләк җыючыларны матур бүләкләр белән көтеп алды. Шунысы үзенчәлекле, бүләк җыю йоласы җыр-бию белән үрелеп барды. Гармун моңы күңелләрне күтәрде. Тукай районының башка авылларында да Сабантуена бүләкләр җыю дәвам итә.
/Фото Иштирәк авыл җирлегеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев