Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәклеләрне ни борчый?

Иштирәктә узган җыенда 2020 елдагы социаль-икътисадый үсеш турында авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина хисап тотты. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин катнашты. 

Иштирәк авыл җирле-генә караган өч авылда барлыгы 764 кеше яши. Гөлнара Гарифуллина узган елгы җыенда каралган мәсьәләләрнең кайберләре хәл ителмәвен белдерде. Мисал итеп ул Иштирәк белән Кәрәкәс арасындагы юлны төзекләндерү проблемасының ачык калуын күрсәтте. Ә менә Аулаш зиратына тимер юл аша чыга торган юлны ачу турында әле сөйләшүләр алып барыла. 
Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, 2020 елда 238 мең 750 сум үзара салым акчасы җыелган, дәүләт субсидиясе дә кушылып, җирлек бюджетына 1 млн 193 мең 750 сум акча кергән. Әлеге акча хисабына Иштирәктә юллар төзекләндерелгән, зиратлар тәртипкә китерелгән, Аулашта юлларга вак таш түшәлгән. 
Быел үзара салым акчасына Иштирәкнең Үзәк урамында һәм Аулаш авылында юлларны төзекләндерү планлаштырылган. Җирлек башлыгы үзара салым акчасын җыюда актив булырга чакырды һәм аны март аена җыеп бетерергә кирәклеген әйтте. 
Гөлнара Сәүбәновна авыл җирлегендә республика программалары кысаларында башкарылган эшләр турында да сөйләде. Әйтик, узган ел Иштирәк белән Чаллы шәһәре арасындагы 2,5 километр озынлыктагы юлга капиталь ремонт ясалды. Бу эш быел да дәвам итәчәк. Шулай ук республика программасы буенча Иштирәк авылының С. Закиров һәм Үзәк урамнарына 8 яктырткыч лампа урнаштырылды. 
2020 ел иштирәклеләр өчен истәлекле булды: алар якташлары, Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр. Дәүләт программасы ярдәмендә геройның стеласы яңартылды. Җирлектә герой истәлегенә ункөнлек игълан ителеп, патриотик эчтәлектәге төрле тәрбияви чаралар оештырылды. 
Җирлектә мәктәп һәм балалар бакчасы эшли, эш күрсәткечләре дә әйбәт. Әйтик, «Миләшкәй» балалар бакчасы 2019-2020 уку елы күрсәткечләре буенча районда икенче урында тора. Авыл җирлегендә шулай ук мәдәният йорты, ике фельдшерлык-акушерлык пункты, почта, кибетләр, ике мәчет эшләп тора. 
Гөлнара Гарифуллина халыкны борчый торган проблемаларны да күрсәтеп үтте. Шулардан берсе – «Танеко» АҖ ягыннан килә торган начар ис һәм тавыш. 
Җыелышта катнашучылар җитәкчеләргә үз сорауларын һәм гозерләрен җиткерделәр. Күпфатирлы йортта яшәүче Мөсәллимә Гыйниятуллина түшәменнән су үтүгә зарланды. 
– Идарәче компания эшчеләре түбә читенә каткан бозны ватып йөрделәр, шуннан бирле су үтә торган булып калды, – дип сөйләде ул. 
Аның соравына «Доверие» идарә компаниясе вәкиле җавап бирде, ремонт эшләренә яз җиткәч кенә тотыну мөмкин булачагын белдерде. 
Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Марат Закиров элеккеге балалар бакчасы бинасын үз милке итеп теркәү мөмкинлеге турында сорау бирде. Аның шул бинада сөт эшкәртү цехы көйләү планы бар икән. Әлеге мәсьәлә буенча аңа район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачагын аңлаттылар. 
Ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Рима Ризатдинова Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якупов музеена урын табылуына өмет итә. Әлегә экспонатлар мәктәп коридорында саклана. 
– Бик уңайсыз да, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә дә җавап бирми. Мәктәпкә чит кешеләргә керү рөхсәт ителми, ә пандемия башлангач, кагыйдәләр бигрәк тә катгыйланды, – диде Рима ханым. Аңа җавап итеп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин грант алу өчен прооект эшләргә киңәш бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев