Якты юл
  • Рус Тат
  • Исерекләр руль артында

    Бәйрәм көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Тукай районында  спиртлы эчемлекләр кулланганан соң руль артына утырган 4 машина йөртүче тоткарланды. Шуларның икесе Тукай районында яшәүчеләр.

    7 май көнне Нефтебаза поселогында инспекторлар   AUDI 80 автомобилен туктаталар. Аның хуҗасы 51 яшьлек ир-ат исерек көе машина белән юлга чыккан. 8 майда исә весна-1 бакчачылык ширкәтендә 35 яшьлек кеше исерткеч эчемлекләр кулланып машина руле артына утырган. Сәрхүш шоферның үзенә протокол төзелеп,   ВАЗ 217230  машинасы штраф стоянкага җибәрелә. Шушы ук көнне Яр Чаллы- Новый поселогы юлында 42 яшьлек хатын-кыз идарә иткән Шевроле Клан автомобиле тоткарлана. Хатын-кыз исрек була. 10 май көнне Яр Чаллы-Водозабор- Калмия юлында 70 яшьлек ир-ат та эчкән көе ВАЗ-21074 машинасы белән юлга чыга. ЮХИДИ хезмәткәрләренең уяулыгы аркасында гына исерек шоферлар белән юл-транспорт фаҗигалары булмый кала

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: