Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек килеш полиция кулына эләксәң, Яр Чаллыга айныткычка яки больницага җибәрәләр

Татарстанда Яңа ел бәйрәме алдыннан айныткычлар ачу соңгы елларда гадәткә керде. Эчке эшләр министрлыгы реформасы вакытында ябылып беткән «милиция» айныткычларының кирәге чыкты. 2015 елның 1 январеннан аны Яр Чаллыда да ачу күздә тотыла. Артык нык эчкән гражданнарны кая да булса урнаштыру мөмкинлеге булганда урамнарда талаулар да азаер, кеше үтерүләр кимер...

Татарстанда Яңа ел бәйрәме алдыннан айныткычлар ачу соңгы елларда гадәткә керде. Эчке эшләр министрлыгы реформасы вакытында ябылып беткән «милиция» айныткычларының кирәге чыкты. 2015 елның 1 январеннан аны Яр Чаллыда да ачу күздә тотыла.

Артык нык эчкән гражданнарны кая да булса урнаштыру мөмкинлеге булганда урамнарда талаулар да азаер, кеше үтерүләр кимер иде, дип саныйлар полиция хезмәткәрләре. Кышкы салкыннарда андыйларның туңып үлү очраклары да, вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәүдән гомере өзелү очраклары да еш була.
Район территориясендә медицина айныткычлары юк. «Әгәр безнең полиция хезмәткәрләре аягында басып тора алмаслык исерек хәлдәге кешегә юлыгалар, аның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч янаганын аңлыйлар икән, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтен чакырып, аны Яр Чаллыга җибәрәләр. Медицина хезмәткәрләре исерекне я больницага яки айныткычка озатачаклар. Әлбәттә, хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелә, соңыннан ул штраф түләячәк. Ә инде үз аягында торган, үзен якларлык хәлдә булган, тормышына куркыныч янамаган гражданнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә, хокук бозу гамәлләре өчен аларга карата да беркетмә төзелә», - дип аңлаталар район буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X