Якты юл
  • Рус Тат
  • Исерек көе руль артына утырган

    Яр Чаллы- Водозабор, Яңа поселогы-Калмаш- Күзкәй юлында 22 май көнне  иртәнге дүртенче яртыда  исерек көе машина руле артына утырган берәү автомобиле белән юл читенә төшеп каплана.

    1966 елда туган, "ВАЗ-21 102" машинасында тизлекне арттыра һәм идарә итүне югалта, нәтиҗәдә каршы як полосага чыгып юл читенә тәгәрәп төшә. Аның мие селкенә һәм баш сөяге җәрәхәтләнә, борыны сына, корсагы да яралана. Ул хәзер ашыгыч ярдәм хастаханәсендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: