Исәптә торучылар саны артырга түгел, кимергә тиеш
Узган ел наркотиклар әйләнеше һәм андый матдәләрне законсыз саклау очраклары буенча район Эчке эшләр бүлегендә 22 җинаять эше ачылган. Әлеге эшләрнең күпчелеге Яр Чаллы һәм аңа терәлеп торган территорияләрдә кылынган җинаятьләр белән бәйле. Бу турыда наркотикларга каршы көрәш буенча район комиссиясенең утырышында Эчке эшләр бүлеге башлыгының оператив хезмәт буенча урынбасары...
Район юлларында наркотик матдәләр белән ике кеше тоткарланган. Яр Чаллы - Комсомолец арасында 1992 елгы ир-аттан 343 грамм марихуана, Яр Чаллы - Зәй трассасында Круглое Поледа яшәүче 1983 елгы хатын-кыздан 22,968 грамм героин алынган. Оператив чаралар вакытында шулай ук тарту катнашмасы алынган очраклар да булган.
Районда наркотик матдәләр кулланучы 28 кеше диспансер исәбендә тора. Аларның 17се табиб-наркологта профилактик исәптә. Районның баш табиб-наркологы И.Мусин исәптә торучылар арасында 18 яшькә кадәргеләр юк дип белдерде. Һәм, сөенечкә, соңгы елларда андыйларның теркәлгәне дә юк, диде ул. Ә исәптә торучыларның күпчелеге Круглое Поле, Татарстан, Нефтебаза кебек эре җирлекләрдә. Кызганыч, аларның саны кимеми, киресенчә, исемлектә яңа фамилияләр барлыкка килә. Мәсәлән, күптән түгел профилактик исәпкә Боерганда яшәүче ике кеше өстәлгән.
Күпчелек полинаркомания белән шөгыльләнә, дип белдерде баш нарколог. Моңа, нигездә, төрле наркотик матдәләр белән эшкәртелгән тозлар керә. Соңгы вакытта мондый тискәре күренеш Яр Чаллыда киң таралган. Һәм бу район авылларына үтеп керә бара. Дөрес, тозларны хәзер ирекле рәвештә сатып алып булмый, ләкин бу матдәләрне таратучы яшерен нокталар юк түгел.
Соңгы елларда өлкән сыйныф укучыларының наркотиклар куллану-кулланмавын тестлар ярдәмендә тикшерә башладылар. Бу профилактик чара бар мәктәптә дә үтәчәк, дип белдерелде утырышта. Бу бик җитди мәсьәлә, тикшерүдән өлкән сыйныфта укучы бер генә укучы да читтә калмасын иде дип тәкъдимнәрен, теләкләрен җиткерделәр комиссия әгъзалары. Ләкин, белгечләр әйтүенчә, әлеге тестлар яңа төр наркотикларны - тозларны ачыклый алмый икән. Шулай икән, бер караганда, тестлар белән тикшерүнең файдасы никадәр соң? Ә үзебез тозлар куллану иң киң таралган күренеш дибез...
Комиссия утырышында районда волонтерлык хәрәкәтен булдыру тәкъдиме белән дә чыктылар. Бу -
яшьләрне тәрбияләүдә бер уңай чара булыр иде дип белдерделәр. Оештырган очракта, иң беренче аның әйдәп баручысын билгеләргә, һәр адымны уйлап башкарырга кирәк булачак. "Һәм, әлбәттә, һәр эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш. Без исәптә торучыларның артуын түгел, кимүен күрергә тиешбез", - дип белдерде комиссия рәисе урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе Р.Асылгәрәев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 15:38Тынгысыз җан Һәр елны август аенда физкультурачылар һәм спорт сөючеләр бәйрәме билгеләп үтелә. Быел ул 13 августка туры килә. Гомерен спортка багышлаган кешеләр арабызда шактый. Шуларның берсе- Чулман аръягы төбәге милли спорт һәм уен төрләрен берләштерелгән “Батыр” исемле федерация рәисе Мәүлет Галимҗан улы Хисамиев. Ул җитәкләгән спорт федерациясе составына Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Тукай районнары ветеран спортчылары керәләр.2700
-
11 август 2022 - 12:54Дәүләт программалары үтәлә Районыбызда республика һәм федераль программалар нигезендә башкарыла торган төзү, төзекләндерү буенча эшләр үз вакытында эшләнеп килә, дәвам итә.3700
-
10 август 2022 - 15:57Тукай районының 4 кусты китапханәчеләренең төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Бүген, Теләнче-Тамак, Иске Дөреш, Мусабай-Завод авыл китапханәчеләре Теләнче-Тамак өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.13300
-
10 август 2022 - 14:49Кара карлыганнан тәмле кайнатма Август... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да. Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.11600
-
10 август 2022 - 10:06Социаль контракт буенча түләүләр күләме арттырылачак Республикада дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү тәртибе турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла. Алар социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәменә дә кагылачак.000
-
9 август 2022 - 17:20Сугыш урлаган балачак Авылыбызның хөрмәтле ак әбис, сугыш чоры баласы Хәнифә әби Вәҗиева белән очрашу балалар күңелендә тирән эз калдырды.17200
-
9 август 2022 - 13:28Сөт “чишмәләре” саекмас Элек-электән авыл халкы мал тотып, шуның файдасын күрергә тырыша. Ите, сөте, йомыркасы дигәндәй – үзләренә генә түгел, сатуга да киткән. Шулай да, һәр йортта тавыгы белән бергә һәрвакыт асрала торган мал ул сыер булгандыр мөгаен. Ә менә көче җиткән, хәллерәк хуҗалыкларда ике, өч хәтта дүртәр сыер асраганнар.11900
-
9 август 2022 - 12:13Авылыбызда физкультурачылар көненә багышланган бик матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абый, Рифкать абый, Фәүзия апалар каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.14900
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 август 2022 - 14:49Кара карлыганнан тәмле кайнатма Август... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да. Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.11600
-
5 август 2022 - 12:44Тәмле чия пирүге Моның өчен ярты килограмм чамасы төше алынган чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.41300
-
5 август 2022 - 09:35
-
1 август 2022 - 14:00
-
28 июль 2022 - 16:10
-
11 август 2022 - 13:30Тукайлылар кырларыннан үрнәк алыпТукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үзвакытындла башкару һәм, иң мөһиме – җир куенына салыначак орлыкны дөрес итеп сайлау һәм үстерү, җыеп алынган уңышны тиешле шартларда саклау югары дәрәҗәдә куелган.4100
-
9 август 2022 - 17:20Сугыш урлаган балачак Авылыбызның хөрмәтле ак әбис, сугыш чоры баласы Хәнифә әби Вәҗиева белән очрашу балалар күңелендә тирән эз калдырды.17200
-
10 август 2022 - 09:34Тимерюлчылар көне-2022 Круглое Поле күп функцияле үзәгендә Тимерюлчылар көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Тимер юлда көчле, һәм ышанычлы кешеләр генә хезмәт итә. Бу өлкәдә ирешкән казанышлар, барыннан да элек, әнә шул курку белмәс хезмәткәрләрнең казанышлары, аларның намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы15400
-
9 август 2022 - 12:13Авылыбызда физкультурачылар көненә багышланган бик матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абый, Рифкать абый, Фәүзия апалар каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.14900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика