Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иректаңда чыршы бәйрәмендә иң зур бүләкне - ЖК-телевизорны Фәнил Харисов отты

Иректаң авылында зурлап чыршы бәйрәме үткәрделәр. Яңа ел тамашасын уздыруда үз авылын чын күңеленнән яратучы Иректаң егете, хәзер Яр Чаллыда яшәүче Айрат Мәрданшин иганәчелек итте. Ул авыл халкына бүләк итеп шәһәрдән Илгиз Закиров җитәкчелегендәге эстрада артистлары төркемен алып килгән иде. Шулай ук Айрат Мәрданшин лотерея билетлары өчен призлар сатып алуны...

Иректаң авылында зурлап чыршы бәйрәме үткәрделәр. Яңа ел тамашасын уздыруда үз авылын чын күңеленнән яратучы Иректаң егете, хәзер Яр Чаллыда яшәүче Айрат Мәрданшин иганәчелек итте. Ул авыл халкына бүләк итеп шәһәрдән Илгиз Закиров җитәкчелегендәге эстрада артистлары төркемен алып килгән иде. Шулай ук Айрат Мәрданшин лотерея билетлары өчен призлар сатып алуны да үз өстенә алды. Уйнатыла торган бүләкләр арасында ЖК-телевизор, кәрәзле телефон, фотоаппарат, магнитофон кебек саллы бүләкләр дә бар иде. Иң зур бүләкне - ЖК-телевизорны Фәнил Харисов отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев