Җир астыннан юллар булмас, исән чакта күрешик
Әнә шулай, җырдагыча, ниятләдек тә, җәйге матур көндә читтә яшәүче авылдашларны туган авылыбызга кунакка чакырырга булдык.
Җир йөзендә һәр кешенең бер газиз урыны бар. Кайларга гына китмәсен, нинди җирләрдә, рәхәттә яшәмәсен, еллар үтү белән аны күңеле шушы изге ояга тарта. Ул урын кендек каның тамган, чирәменә басып тәпи киткән туган җир. Борынгыларыбыз башкачарак яшәгән: өй тутырып балалар үстергәннәр, башлы-күзле иткәч, авылында йорт салып, башка чыгарганнар. Инде хәзер заманалар үзгәрде – туган йортта буй җиткерәбез, балигъ булабыз да, кош балалары кебек төрле якларга таралабыз. Ә тора-бара барыбер туган авыл сагындыра, җирсенү, әнә шул сагыну хисе гел җилкендереп, авылга тартып тора.
Безнең Оргыды авылы табигатьнең бик матур бер почмагына урнашкан. Мин үзем дә, төбәгебездә шаулап-гөрләп зур төзелешләр башлангач, яшьтәшләрем белән Чаллыдагы дөньяга даны таралган зур төзелешкә чыгып киттем, Ерак Көнчыгыш, Урал тавы якларына китеп баручылар да булды. Гомер уза тора, олыгаябыз. Чираттагы ялларга, я булмаса, ерак юллар узып, туганнарының хәлен белергә сагынып-талпынып туган авылына кайткан авылдашлар белән очрашканда сөйләшеп сүзләр бетми, хатирәләр яңара. Бервакыт шулай Чаллыда якташлар очрашуында булганнан соң күңелгә уй килде: күпме авылдашлар төрле төбәкләргә таралып, сагынып яши, нигә әле туган авылда бер җыелып, рәхәтләнеп аралашмаска, сагынуларны басмаска? Ниятенә кердем, оештыру эшләре белән мавыгып киттем һәм моннан дүрт ел элек, беренче тапкыр, элеккеге колхозның бик матур урынга урнашкан умарталыгында очрашу үткәрдек. Күңелле дә, моңсу да, истәлекләргә дә бай булды ул. Авылдашлар белән нәкъ шушы урында кабат очрашырга сүз куештык.
Быел 28 июльдә дүртенче тапкыр Кече авыл көненә җыелдык. Кайлардан гына кайтмаганнар якташлар! Барысы да шат күңелле, кочаклашып күрешәләр, хәл-әхвәл сорашалар, күренеп тора, очрашу шатлыгы йөзләрдә нур булып балкый, энҗедәй күз яшьләре дә елтырап ала.
Дога белән башланган эш хәерле була, диләр. Оргыды авылында туып-үскән, хәзер Чыршылы авылында яшәүче Әхмәтгали бабай Җәләлов күңелләргә ятышлы мәкам белән Коръән сүрәсен укыды. Сүз уңаенда әйтәсем килә: 92 яшьтә булуына карамастан, ул яшьләрчә җитез хәрәкәтле, тирә-яктагы кече авылларда да дини йолалар үткәрүдә катнаша. Ул авылның җанлы тарихы.
Очрашуны Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов ачып җибәрде. Кунакка кайткан якташларга, авылдашларга бик матур, җылы сүзләрен җиткерде ул. Бәйрәмгә күрше Сәмәкәй, Күгәш, Чыршылы, Иректаң, Иске Абдул, Югары Тәкермән, Хуҗәмәт авылларыннан, Чаллыдан бик күп кунаклар килде. Кунакны чакыргач, хөрмәте дә кирәк – мул ризыклы чәй өстәле әзерләнде, күчтәнәч-бүләкләр мулдан алынган иде. Иганәчеләр Наил Сөләйманов, Фирдәвес Вәлиев, Равил Гәрәев, Мөсәвир Гәрәев, Әмирҗан Галимҗановларга мең рәхмәт, уңышлар килеп торсын, эшләп тапкан маллары бәрәкәтле булсын.
Бәйрәм җыр-биюләргә бай булды, элеккеге колхоз ветераннарын мәйдан уртасына чакырып рәхмәт әйтү очрашуга үзе бер җылылык өстәде. Сәет авылыннан килгән 84 яшьлек ветеран Саимә апа Шәйхразыева бәйрәмдә катнашучыларны җылы котлады, җырлап та күрсәтте. Сәмәкәй авылы мәдәният йорты директоры Альфира Исхакова белән Розалия Гатауллина «Зиләйлүк» ансамблен алып килгәннәр иде. Баянчы Рәсим Исламов аның апасы Әлфия, Рәмзия, Ләбибә яраткан җырларын бүләк иттеләр. Айрат Каюмов, Әмирҗан Галимҗанов, Фирдәвес Вәлиев башкарган җырлар очрашуның матур бер бизәге булды.
Бәйрәм бик матур, күтәренке рухта узды. Ул кичкә кадәр дәвам итте. Кешеләрнең шатланышып сөйләшүләрен, дөньяларын онытып, рәхәтләнеп биюләрен карап торгач, мәшәкатьләр генә димәгән, бәйрәмнәр дә кирәк шул кешегә дип уйлап куясың. Ялгыз гына мондый чараны уздырып булмый, бик күп кешеләр булышты, барысына да зур рәхмәт.
Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.
Фото автор тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев