Йөрәк җылысын кушып, яки чүлмәкчедән күрмәкче
Суровка авылында гомер итүче Альмира Маркелова мөләемлеге, тынаклыгы, юмор хисе белән әңгәмәдәшен әсир итә торган кеше. Моңа өстәп, алтын куллы оста да булып чыкты әле үзе.
Чүлмәкче оста белән оч рашуыбызны без күптәннән планлаштырган идек. Ләкин, йә үзебез барып җитә алмадык, йә Альмира Рифкатовнаның кичектерелмәс эшләре килеп чыкты. Нәтиҗәдә, шул рәвешле көзләр, кышлар үтте һәм язларга кергәч кенә, безгә аның белән күрешергә насыйп итте.
«Чәчәкләрдән башлаган идем»
Остаханәгә әй лән де релгән гараж бинасына килеп кергәч тә, икенче бер дөньяга эләгәсең сыман. Аны «гараж» дип атарга тел дә әйләнми. Тирә-юньдә, киштәләрдә останың куллары белән ясалган савытсаба, уенчыклар тезелгән, тере гөл ләр үсеп утыра. Почмакта торган, йомшак мен дәрләргә күмелгән кәнәфи дә, рәсемнәр, керамик паннолар белән бизәл гән диварлар да бу урынны җылылыкка, күңел ле мохиткә күмә.
– Кызыл балчыктан эшләнмәләр ясый башлаганчы мин полимердан чәчәкләр иҗат итә идем, – дип, Альмира Маркелова тәрәзә төпләрендә утыручы ясалма гөлләргә ымлый. – Аннары бу эш миңа җиңел булып тоела башлады, ниндидер катлаулырак әйберләр ясарга теләк туды.
Шуннан соң, Альмира ханым кызыл балчык, чүлмәкче түгәрәге, махсус мич сатып ала һәм үзен керамикада сынарга керешә. Әлбәттә, әлеге юнәлештә берни белмәгәнлектән, тәҗри бә сезлектән, ул иң элек чүлмәк ясау буенча мастер-классларга йөри, интернет челтәрендә дәресләр табып, һөнәр нигезенә алардан төшенә.
– Менә шулай төрле әйберләр ясый-ясый, бүгенге көндә сирәк очрый торган шундый шөгыль белән тирәнрәк мавыга башладым, – дип, елмая оста.
«Монда минем остаханәм булачак!»
Дүрт елдан артык чүлмәкчелек белән янып йөрү дәверендә, Альмира Маркелованың шөгыле белән кызыксынучылар да күбәйгән. Бүгенге көндә янына килеп, әлеге һөнәр не өйрәнеп караучылар шактый.
– Теләге булган һәр кеше әлеге эш белән шө гыльләнеп карый ала. Әлеге мастер-классларны мин бушлай, түләүсез уздырам. Минем өчен ул кәсеп түгел, ә күңелгә ял, рухи азык бирүче әй бер ләр нең берсе, – дип әйтә ул.
Элек, аның остаханәсе Чаллы шәһәрендә урнашкан булган. Авылда төзелеш эшләре тә мам лангач та, ул студиясен тормыш иптәше Илгиз төзегән гаражга күчергән.
– Шәһәрдән әй бер ләрне авылга күчерү мәсьәләсе тугач, мин иремә: «Кадерлем, оныт гараж турында, монда хәзер минем остаханәм булачак. Әгәр дә риза булмасаң, балчыкларымны күтәреп, өй эченә кереп утырам», – дидем.
Илгиз өйдә никадәр пычрак, тузан булачагын күз алдына китереп куркуга төште бугай: «Ярар, машина урамда торыр», – дип, ризалашты.
Сүз уңаеннан, тормыш иптәше Альмирага һәрьяклап теләктәшлек күрсә тә, балчыкны ташу, аны басу эшләрен дә үзе башкара икән.
Остаханә авылга күчкәч тә, Альмира янына Суровкада һәм якын-тирә авылларда яшәүче халык килә башлаган. Чаллы-дан да шөгыльләнүчеләр бар. Гадәттә бу мәктәп уку чылары, балалар һәм аларның ата-аналары. Ата-аналар дигәч тә, күбрәк әниләр, хатын-кызлар килә икән. Балчык кына димәгез Кайбер хатыннар бирегә, керамика ос та ханәсенә «сюрприз күр сә тәм» дип ышандырып ирләрен алып киләләр икән.. – Килеп кергәч тә, аптырап калалар. «Без биредә нәрсә эшлибез?» – дип, сорау биреп, һәрнәрсәгә гаҗәпләнү тулы, «шакмаклы» күз белән карап тора алар. Шунысын да әйтеп үтәр гә кирәк, мастер-класс ахы рыда ирләргә әле ге шөгыль ошап китә, бар күңелләрен биреп, эшләнмәләр ясыйлар. Шуны сы да кызык, нәкъ менә ир-егетләр авыр булып саналган, чүлмәкче түгәрәгендә кувшиннар, вазалар иҗат итә, бу эш кә тиз өйрәнә, – дип, бил ге ләп үтә Альмира Марке лова.
Балалар исә әниләре белән бергә тәлинкә ише яссы, җиңел эшләнмәләр белән шөгыльләнергә, хайван сыннары ясауны хуп күрәләр. Мастер-класска килүчеләр арасында, чүлмәкче эшен авыр түгел дип санаучылар да очрый икән. Ләкин, чүлмәкче түгәрәге алдына утыргач, әлеге һөнәрнең никадәр катлаулы, төгәллекне таләп итүенә төшенә башлыйлар.
– Мисал өчен ерак йөрисе юк. Бертуганым үз көченә артык ышанып, чүлмәкче түгәрәге артына утырды да, газ педаленә артык басып җибәрде. Шул вакыт, түгәрәк өстендәге балчык тиз әйләнгәнлектән бөтен тирә-юньгә очып, бүл мә не генә түгел, үземне дә, туганымны да пычракка батырды, – дип көлеп куйды Альмира. – Әлеге эштә чама да, йомшаклык та кирәк.
Кыйммәтле шөгыль
Останың сүзләренә ка раганда, бүгенге көндә чүлмәкчелек си рәк һөнәр булу белән бер гә, кыйммәтле шө гыль ләр нең берсе булып та санала.
– Савыт-саба, паннолар, уенчыклар һәм башка эшләнмәләрне ясар өчен яхшы сыйфатлы балчык кирәк. Элек мин андый кызыл балчыкны Донбасстан кайтарта идем. Хәзер исә Германия, Испания кебек Европа илләреннән эзләп табам. Гомумән, керамика өчен яраклы яхшы балчык хәзер дефицит. Бәяләре дә тешләшә. Әйтик, ун килограммлы брикетның иң очсызы 1 мең 100 сум тора. Иң кыйммәтлесенең бәясе 5-6 мең сумга кадәр барып җитә. Аннары әзер, мичтә яндырылган эш лән мә ләрне бизәү, матурлар өчен буяуларның бәясе дә очсыз түгел. Мәсәлән, глазурьнең кечкенә генә савыты якынча 1 мең 500 сум тора, – дип сөйләде Альмира Маркелова.
Әлеге ялтыравыклар һәм буяу лар ның кечкенә генә савыты әзер эшләнмәләр күп ди гәндә – өч-дүрт тапкыр капларга гына җитә. Чүл мәк че миченә киткән эенергия бәясе дә очсызлы түгел. Эшләнмәне беренче тапкыр яндырганда аны мичтә 1 мең 300 градус эсседә 10 сәгать, икенче тапкыр 12 сәгать тотарга кирәк икән. Күргәнегезчә, чыгымнары күп әлеге шөгыльнең.
Камиллеккә чикләр юк
Шулай да, оста ханым яраткан мавыгуын ташларга җыенмый. Алай гына да түгел, көн саен чүлмәкчелек һөнәрен тирәнтен өйрәнүне дәвам итә. Шуңа өстәп, башка шөгыльләргә дә битараф түгел ул. Әйтик, хәзерге вакытта Альмира рәсем сәнгатен өйрәнә, ясаган сурәтләре мольберт белән бергә шушында ук, остаханәдә үз урынын алып тора.
– Мин тирәндә чумып, су астында йөзү, ягъни дайвинг белән дә мавыгам. Эштән соң, атнасына берничә тапкыр спорт залына йөрим. Кыскасы, үземне күпкырлы шәхес итеп үстерергә тырышам. Юкка гына урысларда: «Камиллекә чикләр юк», – дип әйтмиләр бит. Менә мин дә бер урында тик торырга яратмыйм. Яңа белемнәр алам, булганнарын үстерергә, киңәйтергә тырышам, – диде очрашуыбыз ахырында Альмира Рифкатовна.
Без исә аңа эш лә рендә яңадан-яңа уңыш ларга ирешүен, бар хыял ларының томышка ашуын һәм гаилә бәхете те ләп, кайтыр юлга кузгалдык. Альмираның йө рәк җылысын кушып эш лә гән иҗат җимешләре әй тер сең сихри көчкә ия, алар безнең күз алдында әле һаман да балкып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев