Йөрәгендә кояш бар кебек
Иске Дөреш авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә авылыбызда гомер кичерүче, лаеклы ялдагы, 75 яшен билгеләп үтүче хөрмәтле укытучыбыз, районыбызда билгеле, күркәм шәхес – Гыйздулла абый Валиуллин хакында сөйлисем килде.
1949 елның 8 февралендә, бар дөнья аклыкка-сафлыкка күмелгән чагында, салкын кыш кырыс холкын күрсәтеп калырга теләгәндәй, бураннар уйнатып, өермәләр туздырган мәлендә, Галимулла абзый белән Хәдичә апа гаиләсендә алтынчы бала булып зәңгәр күзле, кояш кебек сап-сары чәчле, тупырдап торган ир бала якты дөньяга аваз сала.
Күңелле б а лачак , тиктормас үсмер вакыт, авыл баласының кул арасына керә башлавын көтеп кенә торгандай, әти- әнисенә булышып, бакча, мал- туар белән, хыялый яшьлек еллары бер-берсенә үрелеп мизгел эчендә үтеп тә китә.
Сигезьеллык мәктәпне туган авылында, 9-10 сыйныфларны Теләнче Тамак урта мәктәбендә көмеш медальгә тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия институтына, физика-математика факультетына укырга керә яшүсмер егет.
1970-72 елларда армия хезмәтен үтәп, янәдән туган авылына, үзенә белем биргән мәктәбенә, физика-математика фәннәре укытырга кайта ул. 1973 елдан 1988 елга кадәр укытутәрбия бүлеге мөдире вазыйфаларын да башкара яшь мөгаллим. 15 еллык эш тәҗрибәсе булган, оештыру осталыгын туплаган яшь белгечне авыл советы депутаты итеп тәкъдим итәләр. 1990 елда исә депутатлар зур ышаныч белдереп, Гыйздулла Галимулла улын авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Бу җаваплы вазыйфада ул 20 ел хезмәт итә. Ул туган авылын ярата, авылдашларын хөрмәт итә. Авылның чисталыгы, андагы тәртип, халкының матур, уңайлы шартларда яшәвен тәэмин итү өчен бөтен көчен куя.
Татар халкының бик тирән мәгънәгә ия әйтеме бар, “Эшләгәнгә эш язган”. Гыйздулла абыйның да хезмәт чорына катлаулы, җаваплы, күп хезмәт сорый торган күләмле эш – авылларны газлаштыру туры килә. Аның тынгысызлыгы, төгәл фән укытучысы математик буларак, исәпхисапны белеп эшләве белән, 2002-2004 елларда авыл җирлеге карамагындагы 5 авылда да газ плитәләре кабына. Күп катлы ике йорт, мәдәният йорты, мәктәп газ белән җылытуга күчә. Яшьләр программасы белән йортлар салу да шушы чорга туры килә. Тагын бер зур җаваплылык сорый торган күләмле эш-пай җирләрен рәсмиләштерү. 352 пай иясенең җирләрен үз милкенә әверелдерүдә бәяләп бетергесез эш башкарыла. Аларга өстәп, авыллар арасында юлларны төзекләндерү, буа буу, яңа төзелгән урамнарга су кертү.
Әйе, зур ихтыяр көче, тынгысызлык, җаваплылык, җитезлек белән шул ук вакытта үҗәтлек тә сорый торган эшләр башкарылган. Бу эшләрне башкарып чыгарга Гыйздулла абыйга туган авылым, дип яшәү, авылдашларына булган ихтирам хисе ярдәм иткәндер, көч биргәндер. Өстәп тагы шуны әйтергә кирәк, Гыйздулла Галимулла улының куйган хезмәтләрендә, ирешкән уңышларында, һичшиксез, тормыш иптәше – югары белемле тарих, җәмгыятъ белеме укытучысы, “Хезмәт ветераны”, күп санлы мактау кәгазъләре, мәгариф министрлыгының рәхмәт хатлары, медальләр иясе, өч бала әнисе – Нурия апаның өлеше бәяләп бетергесез.
Гыйздулла абый белән Нурия апа балаларның барысына да югары белем алырга мөмкинлек биргәннәр. Кызлары – Айсылу, әти-әнисе hөнәрен сайлый, ул укытучы, уллары- Айрат белән Айнур – экономистлар. Алар инде үзләре эшләгән коллективларында ихтирамга ия хезмәткәрләр. Үзләре тормыш корып, әби-бабайга сөеп туймаслык, шулай ук, мәдәниятсәнгатъкә гашыйк оныклар үстерәләр. Атна ялларына әле берсе гаиләсе белән, әле икенчесе балалар белән шаулап-гөрләп кайтып керәләр. Күңелле итеп бөтен эшләрне эшләп, Нурия апаның тәмле ашлары, кабарып пешкән камыр рызыклары белән сыйланып, әтиәниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп китеп тә баралар. Менә шулай матур итеп, авылдашларына бүгенге көндә дә үрнәк булып яши Валиуллиннар гаиләсе.
Язмамның башында Гыйздулла абый хакында, районыбызга билгеле шәхес, дигән идем. Әйе, районда гына түгел, республика күләмендә танылган, дисәм дә, бер дә артык булмас.
Гыйздулла абый Валиуллин-кабатланас, бетмәс-төкәнмәс моң иясе. Татарстан Республикасы ветераннары региональ иҗтимагый оешмасының «Балкыш» фестивалендә 4 тапкыр лауреат исемен яулаган, культура министрлыгының мактау кә газъләре, зона сайлап алу фестивальләрендә дипломнар, күп төрле конкурс- ярышларда бары тик призлы урыннар яулаган җырчы, күпләребезнең остазы – мөгаллиме.
Күз алдына китер әле, хөрмәтле укучым. Сәхнәдә талгын гына, күңелләрнең әллә кайсы төшләренә үтеп кереп, күңел түрендәге иң нечкә хисләрне уятып моң агыла, бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый торган татар моңы, сәхнәгә 75 яшен тутыруга карамастан, башын югары тоткан, төз, мәһабәт гәүдәле, мөлаем йөзле ир-егет – Гыйздулла Валиуллин күтәрелә. Тамашачы гомеренең матур мизгелләрен искә төшереп, хискә бирелеп җыр тыңлый. Аның репертуарында, халкыбызның үлемсез җырлары – “Ай әле бик еракта идек без”, “Наласа авылы көе”,”Шахта”, “Идел бит ул, киң бит ул”, “Яшьлегемә кире кайтыр идем”, “Олы юлның тузаны”, “Күн авылы көе”, “Керим әле урманнарга”, “Картуф” hәм башкалар. Бүгенге көндә дә Гыйздулла абый әле һаман хезмәттә ул – авылыбызның хәзрәте.
Һәр көн авылыбызның мәчет манарасыннан аның моңлы да, аһәңле дә азан әйткән тавыш яңгырый. Монысы инде үзенә бер сихри моңга ия кебек. Аны бары барган юлыңнан туктап, бөтен эшләреңне читкә куеп, тын калып тыңларга гына кирәк.
Менә шундый якты, игелек ле кеше яши безнең авылыбызда. Аннан һәрвакыт җылылык бөркелә, әйтерсеңлә йөрәгендә кояш бар кебек. Аллаһы Тәгалә аңа исәнлек-саулыклар белән озын гомерләр бирсен.
Ләйсән Миннәхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев