Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалид өчен эш урыны булдырган тукайлыларга дәүләт 73 мең сум акча бирә

Мәшгульлек үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү юнәлешендә узган ел нинди программалар эшләсә, алар быел да дәвам итә, дип белдерә үзәкнең район филиалы башлыгы Татьяна Сиврюк. Программалар барысы да бик отышлы, алардан файдаланырга гына кирәк. Ләкин, кызганычка каршы, эш бирүчеләргә кабат-кабат хатлар юлланса да, тәкъдимгә җавап бирүчеләр бик аз, дип...

Үзәк яшьләрне вакытлыча эшкә урнаштыру буенча «Яшьләр практикасы» һәм «Беренче эш урыны» дигән программалар тәкъдим итә. Вакытлыча эшкә урнаштыру срогы 1 айдан 3 айга кадәр билгеләнә. Бу вакыт аралыгында эш бирүче яшь белгечнең хезмәтен бәяли ала һәм киләчәктә оешмада калдыруны хәл итә. Шулай ук яшь хезмәткәр дә үз юлын сайлый.

Яшьләрнең хезмәтенә эш бирүче аена ким дигәндә 12840 сум акча түләргә тиеш була, аның 6420 сумын сынау срогы вакытында мәшгульлек үзәге аша дәүләт компенсация итеп кире кайтара. Бу программаларда катнашкан яшьләргә мәшгульлек үзәге матди ярдәм дә түли. Тулы ай эшләгәндә ул сумма 2125 сумны тәшкил итә.
14-18 яшьлек балигъ булмаган балаларны вакытлыча эш белән тәэмин итү буенча да мәшгульлек үзәгенең махсус программасы бар. Программа флаерлар тарату, белдерүләр ябыштыру, курьер, территорияне җыештыру һәм башка шундый эшләрдә катнашырга теләгән яшүсмерләр өчен төзелгән. Хезмәткә түләү эш бирүче исәбеннән башкарыла. Бюджет оешмаларында ул 5965 сумнан, бюджеттан тыш оешмаларда 6420 сумнан ким булмаска тиеш. Бу программада катнашкан үсмерләргә мәшгульлек үзәге аша өстәмә матди ярдәм дә түләнә. Тулы эш көне эшләсәң, аена ул 1275 сумны тәшкил итә.
Алдагы программа - инвалидларны эшкә урнаштыру өчен яңа эш урыны булдыру. Моның өчен эш бирүчегә дәүләт 72690 сум акча бирә. Бу акча инвалидка эш урынын көйләү, махсус җиһазлар алу өчен тотылырга тиеш. Әлеге программа өйдән эшләргә теләгән инвалидлар өчен дә файдаланылырга мөмкин. Шулай ук хөкүмәт бу программа буенча эшкә алынган инвалидка хезмәт хакы түләргә дә булыша. Бу максатка алты ай дәвамында яшәү минимумыннан артык булмаган күләмдә акча күчерелә.
Күп бала яки инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләрне эшкә урнаштыру буенча да махсус программа эшли. Бу категория хезмәткәрләр өчен яңа эш урыны ачып, эш шартлары булдырса, дәүләт эш бирүчегә 50000 сум акча күчерә.
Яңа программа - икътисад кыенлыклары аркасында авыр хәлдә калган оешма һәм предприятиеләрдә эшләүче инвалидларның эш урыннарын саклау буенча да дәүләт үз ярдәмен тәкъдим итә. Инвалидларның хезмәтенә түләр өчен ул алты ай дәвамында яшәү минимумы күләмендә акча күчереп барачак.
Әлеге программаларда катнашырга теләүчеләр тулырак мәгълүматны 52-97-06 телефонына шалтыратып яисә Czn.Tukaev@tatar.ru электрон адресына хат юллап белә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев