Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Җиңү диктанты» үтте

Шилнәбаш авылы мәктәбе укучылары 2019 елдан бирле узучы әлеге диктантта ел саен катнашалар. 2021 елга кадәр укучылар диктантның онлайн форматында катнашканнар иде, аннары әлеге чара мәктәпнең үзендә уздырыла башлады.

/ФОТО СВЕТЛАНА ПИГАЛЕВАДАН АЛЫНДЫ.

Быел исә «Җиңү диктанты»н укучылар һәм укытучылар гына түгел, аларга кушылып тыл һәм хезмәт ветераны Мария Губочкина да язды. Диктант кысаларында катнашучылар 25 сорауга җавап бирделәр. Сорауларның 20се гомуми хәрби-тарихи тематикага, 5се региональ тематикага багышланды. Быел диктант эчтәлеге буенча авыррак булса да, диктант язучылар биремнәрне уңышлы башкарып, үзләрен сынатмадылар.

«Җиңү диктанты»н оештыручылар исә әлеге чарада җиңүчеләргә дипломнар, Мәскәүдә узучы Җиңү парадына чакыру белән бүләкләүне һәм бар сорауларга да дөрес җавап биргән абитурентларга уку йортларына укырга кергән чакта өстәмә баллар биреләчәген вәгъдә итәләр. Җирлек башлыгы Ольга Гончарова исә диктантта катнашкан ветеранны якын-лашып килүче Җиңү көне белән котлап, бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев