Тукай районы Түбән Суыксудан Индира Хәйретдинова "Йолдызлык – 2015" фестиваленең финал турында – гала-концертында катнашты
Февраль ае дәвамында республикада «Созвездие - Йолдызлык - 2015» яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турлары барды. Талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларны иҗади яктан үстерү максатыннан оештырыла торган әлеге чара республикада инде традициягә әйләнде. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә.
Фестивальдә катнашуны сорап район авылларында яшәүче балалардан һәм яшьләрдән оештыру комитетына 19 гариза кергән иде. Круглое Поле, Иске Абдул, Кнәз һәм Күзкәй зоналарында үткән беренче этапта - сайлап алу турында гариза бирүчеләрнең барысы да көчләрен сынады. «Вокал-соло» номинациясендә Мәләкәстән Эльвина Шагалиева, Бордыдан Диана Чернова, Круглое Поледан Рената Халикова, Теләнче Тамактан Розалина Закирова, Түбән Суыксудан Индира Хәйретдинова, Комсомолец поселогыннан Самира Галиуллина, Ирек Гордеев, Анастасия Сидорова, Новотроицкоедан Эльвина Нематова, Калмиядән Данил Әюпов чыгыш ясадылар. «Хореография» номинациясендә Биклән «Шатлык» бию коллективының, Иштирәк «Рон-де-жан» бию коллективларының кече һәм өлкән төркемнәре катнашты. «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә Новотроицкоеның «Забава» ансамбле, Кнәз мәдәният йорты каршындагы «Лепестки» һәм Комсомолецның «Киндер сюрприз» вокаль төркемнәре көчләрен сынады. «Конферанс» номинациясендә Иштирәктән Айзилә Зәйнетдинова һәм Диләрә Һадиева тамашачыларга үз чыгышларын тәкъдим итте.
Барлык катнашучылар арасыннан иң-иңнәр 10 март көнне Яр Чаллының «КАМАЗ» мәдәният сараена фестивальнең ярымфинал өлешенә бардылар. Безнең районнан бу этапта катнашу бәхете «Вокал-соло» номинациясендә җиңгән 11 яшьлек Индира Хәйретдиновага елмайды. Ә икенче көнне, 11 мартта, Индира шулай ук «КАМАЗ» мәдәният сараенда фестивальнең финал этабында - гала-концертта катнашты. Соңгы этап - суперфинал апрель ахырында башкалабыз Казанда үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев