Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы уку кабинеты билгеләнә

Районыбыз мәктәпләре арасында иң яхшы уку кабинеты исеменә конкурс үтә. Әлеге чараның максатлары - уку-методик комплексларын ныгыту, аны яңарту өстендә эшләү, федераль дәүләт укыту стандартларына туры китерү, тәҗрибә туплау. Бүгенге көнгә конкурсның эксперт комиссиясе инде билгеләнгән. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Исаев, аның урынбасары Винера Шакирова, район мәгариф бүлеге җитәкчесенең...

Районыбыз мәктәпләре арасында иң яхшы уку кабинеты исеменә конкурс үтә. Әлеге чараның максатлары - уку-методик комплексларын ныгыту, аны яңарту өстендә эшләү, федераль дәүләт укыту стандартларына туры китерү, тәҗрибә туплау. Бүгенге көнгә конкурсның эксперт комиссиясе инде билгеләнгән. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Исаев, аның урынбасары Винера Шакирова, район мәгариф бүлеге җитәкчесенең мәктәпкәчә балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Шәйдуллина, укыту-методик үзәге директоры Рамил Ямалтдинов, мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Венера Сәфиуллина конкурста катнашырга теләк белдергән барлык кабинетлар белән инде танышып чыккан. Аның нәтиҗәләре август киңәшмәсенең пленар утырышында, ягъни 25 август көнне билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев