Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илһам абыйны сагынып...

Илһам абыйны сагынып...

Рәзинә Сәетгәрәева, 
район шагыйрәсе:

– Илһам абый үзенең бу якты дөньяда моң илчесе –  мәңгелек шәхес икәнлеген җаны белән тоеп, аңлап, белеп китте. Аның исеме дә Илһам – моң чишмәсе бит! Үзе исән чагында төзекләндерелгән «Илһам чишмәсе» дә туган авылыннан, тәпи атлап киткән урыннан башлана. Ул шушы чишмәнең татлы суын эчеп, янәшәдәге урманында туган ягы табигатенә сокланып, җырлап үскән егет. Бу чишмәнең юлы мәңгелек! Илһам абыйның тумыштан күңеленә салынган моңын, аның кайтавазын киләчәк буын тып-тын калып, уйга чумып, йотлыгып тыңлар, кушылып җырлар. Димәк, җырчы – үлемсез! Ул моны вакыт белән, Тукаебыз кебек алгы сафта барып исбатлар.

Моң үлми ул – моң терелә генә,
Илһам сүнми – илһам кабына.
Шуңа күрә безнең татар халкы 
Моңлы Илһамына табына.
Илһам килсен һәрбер кешегә дә,
Илһам килсен һәрбер күңелгә.
Күңелләрдә илһам булса гына,
Кояш балкыр илем күгендә.

Мансур Сәгытдинов, 
Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы:

– Татар милли сәнгатенә бик зур өлеш керткән райондашыбыз, татар легендасы Илһам Шакировның дөньядан китүе – барыбыз өчен дә зур югалту. Татар моңын зур дәрәҗәгә күтәргән, үзе артыннан онытылмаслык мирас калдырган шәхес ул. 
Нинди тавыш бит! Мондый тавыш бик сирәк. Шуңа күрә аның Илһам Шакиров булуы гына түгел, ә моңлы тавышы белән җырларын халык күңеленә җиткерүе дә, аны тетрәндерә белүе дә  – нинди зур казаныш. «Безнең буында аны алыштыра алырдай җырчы булырмы?» – дигән сорау халыкны борчыйдыр дип уйлыйм.

Әминә Шәйдуллина, 
Күктәк-Мирсәет авылы, ТРның атказанган сыер савычусы:

– Илһам Шакиров иң авыр заманда туып-үскән, беркайчан да акчага табынмаган бөек шәхес. Шуңа күрә кешеләргә карата да аның хөрмәте hәрчак зурдан булды. Халыкның күңелен күтәрү, авырлыкларын җиңәр өчен көч табарга өндәгән зур кеше ул. Үзебезнең татар халкының, татар милләтенең мәңгегә югалмый торган горурлыгы, мәңге сүнми торган җырчысы, моңлы сандугачы. 
Без аны беркайчан да онытмабыз, аның исемен, җырларын  йөрәгебездә сакларбыз. 
Илһам Шакиров кебек җырчылар юк! Яшь буын җырчыларыннан аның юлын дәвам итүче җырчы Ришат Төхвәтуллин гына булырдыр дип уйлыйм...

Зилә Низамова, 
Түбән Суыксу мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Илһам абый Шакиров студент чакларымнан ук миңа якын кеше. Дусларымның туганы да. Аның белән без аралаша идек, иҗатын да hәрвакыт хөрмәт иттем, яраттым. Үзебезнең якташ булгач та, аңа карашым да башкача булгандыр бәлки. 
Илһам Шакировның тормышы, җырлары турында укучыларга җиткерергә тырышам. Мәсәлән, ел саен 15 февраль көнне «Балалар, бүген нинди олы шәхес туган?» – дип дәресне башлап җибәрәм.
Бу югалту – минем өчен бик авыр югалту...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев