Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике авыл бер булып яши

Оргыдыдагы кече авыл бәйрәменә сәетлеләр дә үз бәйрәмнәренә килгән кебек якын итеп килгән иде Һәркемгә үз туган ягы кадерле һәм бик якын. Биредә балачак эзләре калган, тәүге ярату хисләре бөреләнгән, әткәй-әнкәй нигезе җылысын саклаган, яшәү көче биреп торучы туган як үзенә чакыра. Сагынып, юксынып кайтабыз анда. Узган шимбәдә кечкенә генә...

Дога белән башланган эш хәерле була диләр. Кече авыл бәйрәме дә шушы Оргыды авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яшәп, «Ак мәчет»кә йөрүче Гаяз хәзрәт Зариповның дога укуы белән башланып китте. Оргыдылыларны котларга район хакимияте башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова килде. Ул район башлыгы исеменнән җылы теләкләрен җиткерде. «Ирек» хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев, Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Нәрисә Мисбахова да тәбрикләү сүзләрен әйтте. Рөстәм Рәхимович Оргыды авылына вак таш түшәп салынган юл өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Хәер, бу бәйрәмдә оргыдылылар гына катнашты дисәк, бер дә дөреслеккә туры килмәс. Сәетлеләр дә бу чарага үз бәйрәмнәренә килгән кебек килде. Бу һич гаҗәп түгел, ике авыл - Сәет белән Оргыды бер булып яшиләр. Гомер буе колхозда эшләгән хезмәт ветераннары Нәкыя Бадыйкова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевның әнисе Саимә апа, Чаллыда яшәп, эшләп лаеклы ялга чыккан Нәкыя Аблакова бу чарага иң беренчеләрдән булып килгән иде. Күрше авыллар белән бергә рәхәтләнеп җырлап, сөйләшеп, гөрләшеп утырдылар.

Бәйрәмне алып баручы Сәет авылы клуб мөдире Айсылу Габдрахманова Оргыды авылының үткәне белән таныштыра:

- Кайбер тарихи мәгълүматларга караганда, Оргыды авылында 1795 елны 15 ихатада 66 кеше яшәгән. Бу безнең авылга ким дигәндә 250 ел бар дигән сүз. 1900нче еллар башына Оргыды авылында 140 йорт булган һәм шунда 450дән артык кеше яшәгән. Бу вакытта авылда кирәк-яраклар сатар өчен кибет булган. 1848 елда авылда мәчет, ә инде 1870 елга авылда мәктәп булуы билгеле.

Бөек Ватан сугышына Оргыды авылыннан 86 кеше киткән. Шуларның 49ы кайтмый калган. Ләкин бу саннар да якынча гына дип аңларга кирәк. Авылда бүгенгесе көндә бер тыл ветераны Гамбәрия апа Габдрауфова, сугыш чоры балалары Флера Вәлиева, Энҗе Лотфуллина, Сәвия Фәрдиева яши.

Хәзерге вакытта Оргыды авылында 39 хуҗалыкта 53 кеше исәпләнә. Мәктәбе, клубы, кибете гөрләп эшләп торган еллар артта калган. Зур шәһәр, КамАЗ төзелеше күп кенә яшьләрне үзенә тартып алды. Күпләр бирегә җәйгә генә кайта. Әмма туган якларын онытмыйлар.

Әнә шушы авылда туып-үскән Чаллы шәһәрендә табиб булып эшләүче Таһир Шәйхетдинов җәмәгате Миннур белән бу очрашуга сагынып кайтуларын әйтә. Оргыдыда 20 ел балаларны башлангыч мәктәптә укыткан, 45 еллык педагогик стажы булган Тәслимә Курамшина да мондый очрашуга бик шат. Аның да яшьлек еллары шушы авылда үткән. Өч туган - Фәридә Сәхапова, Хәлилә Зарипова, Марат Мортазин төрлесе-төрле якта - Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылы, Тукай районы «Татарстан» совхоз поселогы, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүләренә карамастан, бер булып, оныклар, балаларын ияртеп бәйрәмгә килгән. Әниләренең туганы Хәлимә Билалетдинова да биредә.

- Авылдан чыгып киткәнемә 40 ел. Авылдашлар белән очрашуга сагынып, бик шатланып килдем, - ди Фәридә ханым. - Мондый бәйрәм буласын ишеткәч бик сөендем. Туганнарым белән җыелып алырга, авылдашларны күрергә бер форсат булды. Оештыручыларга, бигрәк тә башлап йөргән Мәүлетҗан Хисамиевка зур рәхмәт.

Авыл бүген сагынулар, үткәннәр белән генә яши дию дөрес булмас. Биредә төпләнеп калган яшьләр дә бар. Үзебезнең почта хезмәткәре Гөлия Вәлиеваны бөтен гаиләсе белән шушында очраттым. Гөлия үзе 20 елдан артык почтада эшли. Ире Хәмзә «Ирек» хуҗалыгында, уллары Айдар Сәмәкәй мәктәбендә укый. Әниләре Флүрә колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан. Бәйрәмгә Вәлиевлар бергәләп туганнары Фирдәвес һәм Фәйрүзә белән килгәннәр иде. Чарада катнашкан һәркем шат күңел белән кайтып китте, җырлар, уеннар кичкә кадәр дәвам итте. Һәркемгә үз һөнәрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Оргыдылылар да, Сәет авылыннан кунакка килүчеләр дә кече авыл бәйрәме уздыру гадәте киләчәктә дә дәвам итсен дигән теләктә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев