Якты юл
  • Рус Тат
  • Игътибар – балалар!

    Җиде ай эчендә район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрендә бер бала үлгән, сигез бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Статистикадан күренгәнчә, август-сентябрь айларында балалар белән бәйле аварияләр тагын да арта. Җәйге яллардан соң аларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү мөһим. Шуны истә тотып, республикада 15 августтан 15 сентябрьгә...

    Җиде ай эчендә район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрендә бер бала үлгән, сигез бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Статистикадан күренгәнчә, август-сентябрь айларында балалар белән бәйле аварияләр тагын да арта. Җәйге яллардан соң аларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү мөһим. Шуны истә тотып, республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" дигән профилактик чара үтә.

    Акция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре белән бу темага әңгәмәләр алып баралар, балаларны махсус утыргычта йөртүнең һәм куркынычсызлык каешын тагуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаталар. Шулай ук мәктәп автобусларын, аларны йөртүчеләрнең әлеге транспорт белән идарә итүгә хокукын, хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау шартларын тикшерәләр, хәрәкәт маршрутларын күзәтәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: