Игелеккә һәрчак урын бар
Җәмгыятебезнең нигезе һәм өскормасы үзгәргән саен, андагы яшәү рәвеше дә кануннар да үзгәрергә мәҗбүр була. Яңа төрле һөнәрләр барлыкка килә. Шулардан берсе - җәмгыятьтәге юнәлешләр, өлкәннәрнең тормышкөнкүрешен социаль яклаутармагы. СССР заманын- да ятимнәр, картлар йортлары дигән төшенчәләр турында сүз кузгатырга да ярамый иде. Ә менә демократик җәмгыять мәйданга килгәч, чынлап та ирек даулау, үзем ничек телим шулай яшим дигән кыю кешеләр катламы барлыкка килде.
Моңа кадәр бер квартирага, бер йортка сыеп, хөрмәтле әти - әни булып яшәгән өлкән буынны тәрбияләү махсуслашкан оешмалар җаваплылыгына калды. Ә инде гаилә җылысыннан мәхрүм булган инвалид, авыру, ярдәмгә мохтаҗ, җылы күз карашына, тәмле сүзләргә өметләнеп яшәүче өлкәннәребез белән эшләүче кешеләр нинди булырга тиеш?
Һәркемнен борчуларын, рәнҗетүләрен, китеккүңелләрен юатырга тиеш булган кешеләр кулындамы икән дилбегә?
Күп очракта шулайдыр, дип өметләнәсе килә. Һәрхәлдә безнең Теләнче-Тамак җирлегендә эшләүче социаль хезмәткәрләр җан җылысын биреп эшлиләр. Чөнки "Шәфкать" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бүлек мөдире Гөлнур Рәфкать кызы Исмәгыйлова үзе дә шундыйлардан. Ул безнең күз алдыбызда үсеп, урта мәктәпне медальгә тәмамлаган, гомуми кешелек сыйфатлары, мәрхәмәт, кече күңеллелек, җаваплылык, төгәллек, сүзендә торучанлык кеше кайгысын үзенеке итеп кабул итә белүче ханым. Чаллы педагогия институтын да кызыл дипломга тәмамлаган кызыбызны шундый саваплы, холкына туры килә торган хезмәткә кабул итүче дә ялгышмады дип әйтер идем мин Гөлнур Рәфкатовнаның укытучысы буларак. Укыган вакытта да һәр эшне җиренә җиткереп, эзләнеп, үз өстендә күп эшләп, алган билгесенә лаеклы булып укыды. Хезмәт урынында да шулай дәвам итә. Кул астындагы эшләүчеләрнең нинди сулышта, нәрсә уйлый, әби-бабайларына мөнәсәбәтен ул сизеп белеп, һәрчак күз уңында тота.
Безнең социаль хезмәткәрләрнең дә мөнәсәбәтендә ул яхшы чагыла. Нинди дарукирәк, кибеттән алган әйбернең сыйфаты нинди, әбиләрне нәрсә борчый, алар барсыннан да хәбәрдар.
Алар гына да түгел, Гөлнур ханым үзенең тирә юнендә эшләүче коллегаларарына да таләпчән. Чөнки алар җирле әби- бабайларны гел контрольдә тоталар.
Һәрчаккилеп, сораштырып, хәлләрен белешеп торалар. Әби-бабай нәрсә ашый, ничек аралаша, төнлә йоклыймы, физиологик хаҗәтен ничекүти, социаль хезмәткәрең сине яратамы, күз карашы белән әби-бабайның кәефен күтәрәме - болар барсыда контрольдә. Букадәр игътибарлылык җитәкче тарафыннан таләп итеп куела бит. Димәк, һәр гамәлең өчен төгәл җавап тотарга кирәк дигән сүз.
Гөлнур Рәфкатовнаның җаваплы карашы барлык хезмәткәрләрнең дә күңеленә үтеп, эш рәвеше, яшәү рәвеше, әби-бабайларның тормыш иминлеген кайгыртуга этәргеч булып тора.
"Карале кемдер бик җайлы хезмәт башкара, әби-бабайларга барасы килсә-бара, барасы килмәсә - юк", дип караучылар да бардыр, мөгаен.
Һичбер арттырусыз, бусоциаль яклау хезмәтенең җаваплы, иң изге гамәл икәнлеген үз башына төшмәгән кеше генә аңламый. Күренекле бер мәкальдәгечә "Бәла аяк астында" дигәндәй минем бертуган апам Рәйсәгә декабрь аенда геморрагик инсульт булды. Апам берүзе генә яши иде. Иң беренче бу турыда кем миңа хәбәр салды? Аның социаль яклаучысы Равилә. Мин шунда шок хәлендә калдым. Ә ул табибны да алып килде (Лотфуллин Марска мөрәҗәгать итеп). "Ашыгыч ярдәм" машинасы да чакырылды. Үзебезнең участок табибы Илзирә Рөстәмовна Гарипова, шәфкать туташы Фәйрүзә Мөҗиповна Хәлимовалар ярдәмендә Равиләнең тәҗрибәсенә, кешелек-лелек сыйфатларына, югалып калмавына сокландым. Ул минем үземнең дә ярдәмгә мохтаж икәнемне белеп, бөтен мәшәкатьне үз өстенә алып, апамны хастахәнәгә озатырга булышты. Әле эшаның белән генә бетмәде. Рәйсә апамны ун көн яткач, өйгә алып кайттык.
Менә монда инде чын могҗиза башланды. Баш миенең функциясе (хәтер) эшләми, гәүдә параличланды: ул тулысынча ятучы авыруга калды. Нишләргә? Шунда минем фәрештәгә тиң ярдәмчем, таянычым Равилә Хаҗиева булды. Тәүлекнең һәр мизгелендә ул безне - ике әбине ярдәменнән ташламады: авыруның астын алыштыру, юындыру, ашату, күнегүләр ясату, сөйләшергә өйрәтү, күңелен күтәрү дисеңме - санап кына бетерерлек түгел - барысын да башкарды олы йөрәкле, шәфкатьле Равиләбез. Билгеле, кешелек сыйфатлары ул гаиләдә әти-әни тәрбиясе белән бирелә дисәк тә, кешенең җаваплылыгы ата-ана биргән генетиканың дәвамчылыгы эшкә мөнәсәбәттә чагылсын өчен, шундый эш урыны һәм ул урынны биләүче җитәкченең дә йогынтысы кирәк дип саныйм мин.
Менә шулай социаль хезмәткәрләр иң кирәкле кешеләр бүгенге көндә. Чөнки инде якын кешеләре дә өлкәннәр белән артык җентекләп хәл сорашмаган бер чорда, билгеле бер җырдагыча:
"Бер бәйрәм "Исәнме!" - диюең Ишектән елмаеп керүең, үзе ни тора!"
Ялгыз яшәүче әби-бабайның ишегеннән якты йөзле яклаучысы килеп керсә, бөтен чирләрең онытыла, яшәүгә өмет уяна. Әйе, нәкъ менә социаль хезмәткәрләр ярдәме белән үзебезнең кемгәдер кирәклегебезне искә төшерәбез. Караңгы уйлардан арынабыз. Рәхмәт яусын шундый төр хезмәтләрнең булуына, шул эшләрне башкаручы үзебезнең Теләнче Тамак җирлеге хезмәткәрләре Шаһиева Энҗе, Хаҗиева Равилә, Зарифуллина Гөлия, Закирова Рәсимәләргә.Аларны җитәкләүче һәрвакыт барлап торучы Тукай районы социаль яклау булеге мөдире Гөлнур Рәфкать кызына.
Аның матур юбилее уңае белән сәламәтлек, эшләрендә яңадан-яңа идеяләр, гаилә бәхете, хатын-кыз бәхете, балаларының имин, сәламәт булып үсүләрен теләп, шулай ук ике якның әти-әниләренең дә сәламәт булып, шушы авыр хезмәтне башкаруда алга таба да зур терәк булуларын теләп: Теләнче Тамак әби-бабайлар исеменнән ветеран укытучы апасы Долорес Сәйфиева һәм Теләнче Тамак, Хуҗи, Казаклар, Таулык авылыннан социаль яклау бүлегеннән ярдәм, тәрбия, игътибар, шәфкать күреп яшәүче әби-бабайлар.
Бу язмада Тукай районы социаль яклау оешмасының идеяләр авторы, эшнең төп оештыручысы һәм башкарылырга тиешле эшләрне контрольгә алучы Бариева Ландыш ФирдәвИс кызына аерым рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Ландыш ханыма тагын да зур җаваплылык йөкләнә бит. Без өлкәннәрне көйләү дә җиңел эш түгел. Сабый бала акылы белән карый карт кеше, дигән әйтем нигезендә өлкәннәр кайчак артык зур таләпләр куялар, хәтта социаль хезмәткәрне хезмәтче ролендә күрергә теләүчеләр турында ишетергә туры килә. Алар хисләрен тыя алмыйча, кайчак телефон трубкасына да үреләләр. Баш җитәкчегә "әләкләү" өчен. Менә монда инде Ландыш Фирдәвисовнага хөкемдар да, психологта, җитәкче дә булырга туры килә. Хезмәткәрләрне дә, әби-бабайны да рәнҗетмәскә кирәк. Кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен кичә белү бик зур әһәмияткә ия. Әйдәгез, без өлкәннәр дә сабыр, тыйнак, акыллырак булыйк. Шулай булса, ике якта отар гына: безгә хезмәт күрсәтүче шәфкать ияләре дә, без үзебез дә 23 елга якын шушы урында эшләүче Гөолнур ханымны юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Долорес Сәйфиева, Теләнче Тамак авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев