«Якты юл»ның талантлы журналистлардан бәхете булды
Хак әйтәләр, кеше олыгайган саен узган гомеренең хәтирәләре эчендә яши. Мин үзем дә озын юл узган, тормышның ачысын-төчесен дә, сөенечләрен, күңелгә әле бүген дә дәрт биреп торган мизгелләрен дә күргән кеше. Онытырлыкмы соң: 1976 елның 20 апреле. Зур төзелешләр кайнаган Чаллыбызны азык-төлек белән тәэмин итеп яшәгән авыл хуҗалыгы зонасын аерым район итеп оеш- тыру турында РСФСР Югары Советы Президиумы Ука- зы чыкты. Шул ук елның июнь урталарында районның үз газетасын булдыру турындагы карар дөнья күрде. Без, «Знамя коммунизма» дигән шәһәр газетасының дубляж бүлегендә эшләүчеләр «оябыз» белән район газетасына күчтек. Август аенда ике телдә безнең «Якты юл» («Свет- лый путь) газетасының беренче саны чыкты. Редакциягә төрле елларда талантлы журналистлар килә торды.
Бүген сүзем, мәкаләмне язу максатым да шуларның берсе – Рәзинә Насыйбуллина турында. Аның быел күркәм юбилее. Егерме елдан артык мин аның белән иңне-иңгә куеп эшләдем. Олыгая барган кешеләрдән: «Күңелем һаман унсигездә» дигән сүзләрне ишетергә туры килсә, бу сүзләрнең төбендә тирән мәгънә ята. Димәк әле кеше, яше барса да, зур хыяллар, якты өметләр белән яшәвен дәвам итә. Тумас борын картайганнардан аермалы буларак, тормышның тәмен, мәгънәсен белеп, бүгенге һәм иртәгәге гамь белән яши. Бу сыйфат каләм тибрәтүчеләр өчен бигрәк тә кирәк. Рәзинә әнә шундый заттан. Аның белән узган елларны искә алып утырабыз:
– Ул көн бүгенгедәй истә. Рус телле күп тиражлы газетада эшлим. Саф татар телендә район газетасы чыга башлавын ишетеп йөрим. Үз телемдә чыга торган газетада эшлисем, язасым килә. Корректор кирәк икән дип ишеттем дә киттем, – дип искә ала Рәзинә. — Шундый якты йөз белән каршыладыгыз. Флера Сәетовна (газетаның җаваплы секретаре) каршысына утыртып, ике телдә диктант яздырды. Аннары укып чыкты да, син безнеке, дип куйды. Редактор исеменә гариза язырга кушты, иртәгә типографиягә кил, газетаны шунда эшлибез, диде. Шундый тату, иҗади коллективка эләгүем белән мин бик бәхетле идем. Акыллы, керсез күңелле, таләпчән остазлар янында күзләрем ачылды, шигырьне элек тә яза идем. Хәтта иҗатта ниндидер яңа юнәлеш алдым, – ди ул.
Ә мин көлә-көлә Рәзинә белән булган бер вакыйганы искә алдым. Иртәнге киңәшмәдә редактор аңа Иштирәк басуында чәчүгә багышланган район семинары булачак, главаны беләсең, талканы коры, иртәнге 5 кә барып җит, диде. Редакция машинасына ышаныч юк, атлаган саен ватыла. Рәзинә авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Кәбиров белән килешенгән. Иртүк сөйләшенгән урынга чыгып баскан. Бер заман баш агроном, вәгъдәсен онытыптыр, выжлап үтеп киткән. Утка керергә әзер журналистыбыз кайдандыр такси тоткан. Барып җитсәләр, таксистка түләргә акча алмаганы исенә төшкән. Кайткач безгә сөйли:
– Баш агрономнар, хуҗалык җитәкчеләре солдатлар кебек тезелешеп бас каннар, семинар башланмаган әле. Җыелучыларның кыяфәтләренә караганда сөй ләшү бик җитди булачак. Те ге «солдатлар» янына бардым да: «берәрегез бурычка акча биреп торыгыз әле, таксистка түләргә, дим. Аликс Гарифинович нәрсә ди ул дип кызыксынды ахрысы, бер мизгелдән күтәрелешеп көлеп җибәрделәр. Теге киеренкелек бетте. Мин оятка калдым». Ә Рәзинә кайтып сөйләгәч, без көн буе көлешеп йөрдек.
Компьютерлар юк бит ул заманда. Авылдан кайтабыз да төнлә утырып язабыз. Мин үзем балаларны йоклаткач, тыныч кухняда рәхәтләнеп язырга ярата идем. Иртән машинкада бастыруга да чират әле. Язмаларыбызны тиз генә бер-беребезгә укыйбыз, киңәшләшеп төзәтәбез, эчтәлеген баетабыз.
– Район газетасы журналистына таләпләр зурдан, аны һәрчак вакыт ашыктыра, вакыйгалар куалый. Безнең бит әле унар мең тираж белән чыккан чаклар булды. Димәк, шул кадәре күп укучылар газетадан үзен кызыксындырган мәгълүмати хәбәрләр, яшәгән төбәгендәге яңалыкларны көтә.
– Әйе. Шуңа күрә дә район газетасы журналистына һәрвакыт юлда булырга, район тормышы вакыйгалары эчендә кайнарга, һәр яңалыкны, кем әйтмешли, җылы килеш укучыларга җиткерергә кирәк. Моның өчен аңа тиз арада фикерен туплый белү, авыл кешесенең күңелен, омтылышларын аңлау, проблемаларны ачып салу осталыгың булуы, яза торган героең шөгыленең асылын белү шарт. Шуңа төшенеп, чәчү әйләнешен өйрәндем, махсус семинарларда бригада подряды методының асылына төшендем, терлек асраудагы яңа алымнарны өйрәндем. Мин үзебез эшләгән чор турында әйтәм. Комбайнчылар, терлекчеләр турында шундый яратып яза идем. Планеркада язмаң югары бәя алса, 5 сум премия дә түлиләр иде бит әле, – дип көлешеп искә алдык.
Рәзинәнең мәкаләләре күбрәк игенче ир-егетләр турында иде
Хезмәт белән янып яшисең син, Ил-көнебез сыйлы булсын дип. Табын күрке булып, өстәлләрдә Галиҗәнап Икмәк торсын – дип, язды ул бер шигырендә.
«Изге кыйблаң – гади басу юлы», «Ил куәте синдә, «Җир улы», «Җир хуҗасы» дигән баш астында чыккан язмаларында ул иген үстерүчеләрне данлады, «30 сыердан бер чиләк сөт» дигән тәнкыйть язмасында, мәсәлән, хуҗалык терлекчелегендәге кимчелекләрне зур осталык белән ачып салды. Тер лекчелектә эшләүчеләрне рәнҗет мәслек итеп, фактларны дәлилләде. Редакция тор мышында андый хәлләр дә, күңелле вакыйгалар да күп булды. Редакторыбыз: «Газета район тормышына ияреп барырга, «теге булды, бу булды» дип язу белән чикләнергә түгел, бер адым алдан барырга тиеш. Теге яки бу чара буенча семинарга әзерләнүләрен ишетүгә, алдан ук шул чараның көн тәртибенә буйсынган берике мәкалә язырга кирәк безгә. Ул исә семинарда да кулланма булып та хезмәт итергә тиеш», – дия иде. Билгеле инде, безнең Рәзинәнең «борыны сизгер» иде, әлбәттә, без дә юлга чыгабыз. Бер-беребез белән ярыша-ярыша, янып ялкынланып иҗат иттек без. Ул еллардагы район башлыгы Васил Хаҗиев ул семинарларны: «Район газетасынын бүгенге санын укыдыгызмы?» – дип башлар иде.
Районның авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында ел саен берәребезне бүләкләү гадәте дә бар иде. Берсендә авыл хуҗалыгы темасын яхшы яктырткан өчен Рәзинә Насыйбуллинаның Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнүе истә.
Әле бит Рәзинәбез бер сеннән-берсе кече өч бала анасы да. Өченче кызы белән дек рет ялына да китмәде. Ул баланы газета төпләмәләре өстендә үсте дисән дә була. Еш авырый иде. Гомерләр сизелми уза икән ул, хәзер инде Алсуы быз үзе өч бала анасы, зур компаниядә тәрҗемәче булып эшли. Олы кызы Айгөл белән уллары Айрат та да тормышта лаеклы урыннарын таптылар. Рәзинәнең ире Илдар компьютерлар белгече, тормышта – таянычы.
Чебенлесе—йөрәк сагышы
Рәзинә Чебенле авылында туган. Төбәктәге зур төзелешләр елларында, кемнәрнеңдер ялгышлыгы аркасындамы, язмышы шулай булганмы, авылны су басачак дип, гомер бакый Ык ярына сыенып яшәгән җиләкле, хөр тормышлы, эшчән кешеләр яшәгән авылны төбе-тамыры белән куптарып, төрле якка тараталар. Чебенле кызы бу вакыйганы авыр кичерә. Шигъри җанлы күңеле менә бу авыр югалту сагышын шигырь юлларына сала:
Кылган үскән елга буйларын Ир-егетләр кочып елады: Туган илкәйләрне, газиз җир кәйләр не Сулар басты — саклап булмады...
— дип язды ул бер шигырендә. Аңа композитор мәрхүм Ринат Гобәйдуллин көй язды. Бер көнне эш башлануга Рәзинәбез «Күңел» радиосын ачты. Аның иртәнге тапшыруында коллегабыз моңлы җырчы Инзилә Әхмәтгәрәева башкаруында, үзәкләрне өзеп, шушы җырны җырлап җибәрмәсенме!? Күзләргә яшь килде. Үзебез сөенешәбез, коллегаларыбызның икесен дә җылы котлыйбыз.
Туган авылын югалту, биредә укытучы булып эшләгән әнисе, зоотехник әтисенең кубарылган нигездә утырып, дога кылып, картайган көннәрендә ерак авылга күчеп китүләрен Рәзинә бик авыр кичерә. Хисләренә уралып, кулына каләм ала, яскынып иҗат итә башлый. Шул елларда аның «Әрем исе» дигән беренче китабы дөнья күрде. Шигырь сөючеләр, бигрәк тә оялары тузган кошлардай аптырашта калган авылдашлары китапны бик җылы кабул итте һәм китап бик тиз таралды. «Шәһри Чаллы» газетасында аның «Кыр казлары очты» дигән шигыре чык-кач, язучы мәрхүм Рахмай Хисматулла аның турында «Шушы бер шигыре өчен генә дә мин бу авторны чын шагыйрь итеп таныйм» дип язып чыккан иде. Әлбәттә, вакыт дәвалый диләр. Рәзинәнең соңгы вакытлардагы иҗатында ил гаме, телебез-динебез язмышы турында шигырьләре, хикәяләре, ешрак күренә башлады. Рәхәтләнеп көлә-көлә укый торган юморескалары төрле басмаларда дөнья күрде. Шунысы куанычлы, каләмен куерга җыенмый әле юбилярыбыз — өченче китабын әзерли. Аңа чын күңелдән иҗат уңышлары, сәламәтлек телим. Рәзинә Насыйбуллина тырыш хезмәте, күркәм иҗаты өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. Ул — Татарстан Журналистлары берлеге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев