Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле китапханәчеләр!

Сезне чын күңелдән Гомумроссия китапханәләр көне белән котлыйм. Сезнең катлам һөнәр ияләре үзенең тыйнаклыгы, тирән фикер йөртүе, зирәклеге белән аерылып тора. Сез һәрчак халык арасында, вакыйгалар үзәгендә кайныйсыз. Бу эштә җиң сызганып, җан атып, ватанпәрвәрлек сыйфатларын өстен куеп эшләсәң генә уңышка ирешәсең, халык мәхәббәтен яулыйсың. Безнең системаның төп өлешен нәкъ...

Сезне чын күңелдән Гомумроссия китапханәләр көне белән котлыйм.

Сезнең катлам һөнәр ияләре үзенең тыйнаклыгы, тирән фикер йөртүе, зирәклеге белән аерылып тора. Сез һәрчак халык арасында, вакыйгалар үзәгендә кайныйсыз. Бу эштә җиң сызганып, җан атып, ватанпәрвәрлек сыйфатларын өстен куеп эшләсәң генә уңышка ирешәсең, халык мәхәббәтен яулыйсың. Безнең системаның төп өлешен нәкъ менә шундый уңган, булган хезмәткәрләр тәшкил итә дә инде. Киңәш сорар, мәсьәләне уртага салып, сөйләшер ветераннарыбыз бар. Өлкәннәр - милли гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертсә, яшь белгечләребез кыю ачышлар, кызыклы идеяләр белән янып яши. Бүгенге көндә төп бурычыбыз - төрле кызыклы чаралар аша китап укучыларны кызыксындыру, аларның сафын арттыру. Бу юнәлештә армый-талмый хезмәт куюда сезгә ышанабыз, хөрмәтле китапханәчеләр.

Сезгә киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар, кызыксынучан, яшь буын китап укучылар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телим. Куйган хезмәтегез өчен рәхмәт хисләремне белдерәм.

Хөрмәт белән район китапханәләр системасы директоры Гүзәл Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев