Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле ветераннар!

Бу үтә үзенчәлекле, җылы мохитле, изге теләкләргә күмелгән бәйрәм - Өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы тәбрикләү, ихлас рәхмәт сүзләребезне кабул итегез. Яшегезне искә төшерү гамәле дип кабул итә күрмәгез, бу көн әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, гомерләре хезмәттә үткән пенсионерларга районыбызны үстерүгә керткән тырыш, риясыз хезмәтләре, туплаган һәм яшь...

Бу үтә үзенчәлекле, җылы мохитле, изге теләкләргә күмелгән бәйрәм - Өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы тәбрикләү, ихлас рәхмәт сүзләребезне кабул итегез. Яшегезне искә төшерү гамәле дип кабул итә күрмәгез, бу көн әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, гомерләре хезмәттә үткән пенсионерларга районыбызны үстерүгә керткән тырыш, риясыз хезмәтләре, туплаган һәм яшь буынга үтә кирәкле тәҗрибәләре, яшәү өлгесе булырлык тормыш юлыгыз, зирәклегегез өчен башны иеп рәхмәт әйтү өчен кирәкле фал.

Район ветераннарының язмышында - илебез тарихы. Төрле авырлыклар күп булган гомер юлыгызда. Кыенлыкларны кыю җиңеп, сез бәхетле киләчәк төзү өчен көчегезне, тырышлыгыгызны кызганмагансыз. Күпләрегез әле бүген дә актив тормыш алып бара, эшли, җәмәгать тормышында актив катнаша, яшь буынны тәрбияләүдә булыша. Сезнең йөрәкләрегездә яшьлек ялкыны сүрелмәгән, шуның белән якыннарыгызны җылытып яшисез. Гомер юлыгыз батырлык, чыдамлык, бурычка тугрылыгыгыз килер буыннар өчен дә матур өлге. Безнең бурыч - сезне тыныч картлык, бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта кайгыртучанлык һәм игътибардан мәхрүм итмәү. Ә бүгенге Өлкәннәр көне исә менә шушы мәсьәләләргә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен кирәкле форсат. Шул ук вакытта «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе ветераннарын, активист өлкәннәрен бу истәлекле көн белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, рух ныклыгы, гаилә иминлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев