Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле татарстанлылар!

Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле дуслар, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате көне белән котлыйм. Без нефть-газ сәнәгате илебез икътисадының төп тармагы, энергетика ягыннан иминлек нигезе, сәнәгатьнең катнаш тармакларын үстерүдә төп көч булуы белән горурланабыз. РИТЭК бәйрәмне барлык юнәлешләрдә дә уңай күрсәткечләр белән каршылый. Бүген...

Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле дуслар, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате көне белән котлыйм.

Без нефть-газ сәнәгате илебез икътисадының төп тармагы, энергетика ягыннан иминлек нигезе, сәнәгатьнең катнаш тармакларын үстерүдә төп көч булуы белән горурланабыз.

РИТЭК бәйрәмне барлык юнәлешләрдә дә уңай күрсәткечләр белән каршылый. Бүген Татарстан Республикасында нефть һәм газның яңа чыганакларын файдалануга тапшыру, углеводород чималы запасларын арттыру (шул исәптән Калмыкиядә), аны югары технологияләр нигезендә эшкәртү мәсьәләләрен уңышлы хәл итә. Алда безнең яңа перспективалар бар, болар исә катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә, иң мөһим проектларны тормышка ашырырга һәм җитештерү эшчәнлегендә тотрыклылыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ритэклыларның иҗади хезмәте безнең төбәк предприятиеләре эшләгән шәһәр һәм поселокларның социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән. РИТЭК төбәкләрдә үзенең эшләре һәм әйбәт лукойл традицияләре белән данлыклы. Компания ярдәме белән балалар бакчалары төзелә, спорт комплекслары торгызыла, туган җиребезне үстерү, ямьләндерү хакына йөзләгән социаль проектлар тормышка ашырыла.

Бай тәҗрибә һәм үзенчәлекле коллектив заманча фән һәм техника казанышларын кертү, җитештерүнең нәтиҗәлелеген, яңа чикләр казанышын арттыру юлында Компаниянең киләчәктәге үсешендә дә нигез булып тора.

Кадерле нефтьчеләр, сезгә эшегездә уңышлар, билгеләгән планнарыгызның тормышка ашуын, барлык татарстанлыларга ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, иминлек һәм бәхет телим.

Н.М. НИКОЛАЕВ,
«Лукойл» ПАО вице-президенты,
«РИТЭК» ААҖ генераль директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев