Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Хезмәтләренә күрә хөрмәте

Республика көне уңаеннан уздырылган тантаналы җыелышта район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев районыбызның төрле тармакларында эшләүче дүрт кешегә хезмәттә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Республикасының югары бүләге - атказанган исеме бирелү турындагы таныклык һәм күкрәк медальләре тапшырды. Бүләкләнүчеләрнең икесе - үзебезнең Күзкәй авылыныкылар. Берсе - «Татмедиа» АҖ филиалы директоры - «Якты юл»...

Заһидә Нәбиуллина.

Инзилә Әхмәтгәрәева мәктәптә укыганда ук редакциягә язмаларын җибәрә иде. «Журналист буласым килә, хыялланырга, язарга яратам...» дип язды ул бер хатында һәм «Әбием сандыгы» дигән язмасын җибәрде. Хатлар бүлеге мөдире булып эшли идем. Язма шул кадәрле күңелне кузгатты, шул кадәрле кызыклы фикерләр китерелгән иде - шунда ук газетага юлладым. Мөхәрриребез укып карады да: «Шәп язгансың, халык шундый хатларны укый», - диде. Язмага әллә ни кулым да кермәвен дәлилләп, хатны алып кереп укыттым. Ә өч елдан соң, Инзиләбез, институтта ике ел укыганнан соң, читтән торып укуга күчеп, редакциягә эшкә килде. Татар теленең тәмен, ямен белгән яшь журналист каләме бик кирәк иде «Якты юл»га. Нинди темага алынса да, аның язмалары фикер тирәнлеге, логик бәйләнеш, телбизәкләр белән аерылып тора. Институтын уңышлы тәмамлады, карьера артыннан кумады, гел юлда булды, каләмен чарлады, район тормышы белән кайнап яши белде. Хәзер ул газетаның баш мөхәррире, читтән торып, икенче югары белем алды - КФУның юридик факультетын тәмамлады.

Редактор буларак, Инзилә газетага яңа сулыш өрде - укучыларны җәлеп итү максатында нинди генә бәйгеләр үткәрелми район газетасы битләрендә, газета сайтында. Коллектив зур түгел, башлыча яшьләрдән тора. Алар эзләнүчән, белемле. «Якты юл»ның төрле республика конкурсларында алган Дипломнары, Рәхмәт хатлары бихисап. Газетабыз эчтәлеге буенча да, күп тиражлы булуы белән дә «Татмедиа» АҖга караган басмалар арасында алдынгы урыннарның берсен алып тора. Бүгенге катлаулы заманда җан-фәрман тырышмыйча гына газетаны яшәтеп, уңышларга ирешеп булмый. Аның һәр санына күпме йөрәк җылысы, күңел байлыгы салына. Инзилә шуның өстенә искиткеч матур, үзенчәлекле тавышлы җырчы да әле. Әйтик, «Якты юл» газетасының иҗат казанында туган, Чебенле, Күзкәй авылларына багышланган җырларны тетрәндерерлек итеп башкаруы үзе генә дә ни тора. Коллегабызны «Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләрнең атказанган хезмәткәре» исеме бирелү белән ихлас котлыйбыз. Шунысы да бар: бу исем әле яңа бирелә башлады һәм Инзилә Әхмәтгәрәева аны район күләменә беренчеләрдән булып алды. Киләчәктә да аңа һәм ул җитәкләгән газетага уңышлар юлдаш булсын.

Авылының тугрылыклы улы

Флүр Шәфиков бакча күршебез Хатыйп абыйның улы. Почта бүлеге башлыгы булып эшләде, көндәлек матбугатны күп укый, сөйләм теле матур, тирән фикерле кеше иде ул. Мин белә-белгәннән бирле Сабантуйларын, милли көрәшне барлап алып барыр иде. Хатыйп абыйның вафатыннан соң Сабан туе да булмас сыман, авыл ятим калган кебек булган иде. Алма агачыннан ерак төшми диләр. Баксаң, аның улы - Флүре нәкъ әтисе кебек, авыл җанлы, хезмәт сөючән кеше булып үскән. Илдә үзгәртеп корулар башлангач, авылда татар мәктәбен тәмамлаган егет, югары белем алып, фикердәшләре белән бер булып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаганнар. Бүген ул җитәкләгән ягулык станциясенең даны еракларга таралды. Аның кайсы гына бүлегенә бензин салырга туктама, югары культуралы хезмәткә, пөхтәлек, матурлыкка тап буласың.

Күзкәй авылы өчен бик күп эшләде һәм эшли Хатыйп абый улы. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йортына күпме матди ярдәм күрсәтте, авылыбызның мәчетен өр-яңадан эшләтте, зиратыбызны да каратып, коймаларын буятып торалар, кирәк-яраклар өчен бик матур йорт та салып куйдылар анда. Район советы депутаты буларак, районга да иганәчелек итеп тора. Авылдашларының рухи тормышын да кайгырта Флүр Хатыйпович - Сабантуйларына үз хисабына артистлар, бәйрәмнәргә иҗат коллективларын чакыра, авылыбызга багышланган җырга юл яруда да якыннан булышты. Һәр елда Бөек Җиңү көнендә исән сугыш ветераннарына акчалы конверт бүләк итүенә, авылыбызның пенсионерларын район газетасы «Якты юл»га яздыруына рәхмәт дими ни дисең? Авылда уза торган бәйрәмнәрдә дә ул - үз кеше, үз авылының игелекле улы - урыны түрдән. Эшмәкәр буларак та ул югары дәрәҗәдәге белгеч, үз эшенең остасы. «Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» исеменә күптән лаек ул, авылдашлар бу хәбәрне хуплап каршылады.

Уңышлары илгә танылды

Хәмит Мөхәммәтшин.

Моннан берничә ел элек Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров җитәкчелегендәге делегация Бакчасарай авылы фермеры Равил Лотфулла улы Миңнехуҗин хуҗалыгы белән танышты, министр соклануын яшермичә:
- Мондый үрнәк фермер хуҗалыгы Россиядә, ихтимал, бердәнбер әле, - дип бәяләгән иде. Биредә фермер тәҗрибәсен өйрәнү буенча Бөтенроссия семинары үткәрүне дә күздә тоткан иде ул.

Ул чакта Равил әфәнде җыйнак, яп-якты, чиста фермада сыерларны саву, сөтне суыту һәм чистарту эшләренең механикалаштырылуы, эре токымлы сыерлар асралуы һәм югары сыйфатлы сөт җитештерүе турында бәйнә-бәйнә сөйләгән иде. 32 сыердан көн саен 600 килограмм сөт алуы турында әйткән иде. Сөт җитештерүдән тыш сарыкчылык белән шөгыльләнүе, аеруча куй сарыклары үрчетүе, атлар асрап, казылык эшләргә ниятләнүе, йорт куяннары тотуы да - фермерның күптармаклы эшчәнлеге, ит, йон һәм тире җитештерүгә ныклап, җиң сызганып тотыну хакында сөйли иде. Азык культуралары игү өчен 125 гектар җире булу да зур этәргеч аның.

Үзенең тырышлыгы, армый-талмый эшләве белән фермер Равил Лотфулла улы Миңнехуҗин республикада киң танылу алды. Игелекле гамәлләре «Алтын йөрәкле кеше» исеме белән бәяләнде. Республика көне алдыннан аңа «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Көйьязар Назыйр Гыймазетдинов

Гөлия Ибатуллина.

Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты директоры Назыйр Гыймазетдиновны үзем редакциягә эшкә килгәннән бирле беләм. Тормыш иптәше Дилбәр ханым белән алар үзләрен чын-чынлап иҗат кешеләре икәнен расладылар. Назыйр әфәнде матур итеп җырлый, җиде төрле музыка коралында уйный белә, ә Дилбәр ханым - оста оештыручы, алып баручы. Алар гаиләсе әле былтыр гына Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше белән очрашуда булып кайткан иделәр. Республика көне уңаеннан, Түбән Суыксу авылының яңартылган мәдәният йорты бинасында Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты директоры Назыйр Гыймазетдиновка мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Назыйр Фәнир улы 1986 елда Алабуга мәдәният училищесын тәмамлый. Соңыннан исә тумышы белән Таулык авылы егете Яңа Бүләктәге клубта хезмәт куя башлый. Күп тә үтми аны - яшь белгечне мәдәният йорты директоры итеп куялар. 1988 елда Назыйр әфәнде «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамблен (хәзерге «Мизгел») оештырып җибәрә. Яшьләр белән алар бергә синтезаторда, баянда, гитарада, тальянда, курайда уйныйлар. Назыйр Гыймазетдинов әле хәзер дә ул елларны бик сагынып искә ала.

30 елга якын мәдәният өлкәсендә эшләгән Назыйр әфәнде Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Моннан тыш, 2010 елда «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк тамгасы да бар.

Назыйр Гыймазетдиновның бүгенге көндә 12 җырга көй язган композитор булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Шулардан «Күзләреңә карыйм», «Сайра, былбыл», «Көзге урман», «Туган көнеңә» җырлары аеруча популяр.

Түбән Суыксуда үткән чарада да Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Назыйр әфәнде Гыймазетдинов сәхнә түренә чыгып, үзенең матур тавышы белән Тукай районы гимнын башкарды. Зал аңа аягүрә басып кул чапты. Назыйр Фәнир улына яңадан-яңа уңышларга ирешүен, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз.

Райондашыбызга ТР Дәүләт Советы бүләге тапшырылды

Түбән Суыксуда Президент исеменнән бүләкләнүчеләр арасында «Кама» агрофирмасының орлык заводы җитәкчесе Айбулат Якупов та бар иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев Айбулат Мөнировичка Татарстан Республикасының Дәүләт Советы бүләген һәм Рәхмәт хатын тапшырды. Газетаны бастыруга җибәргәндә райондашыбыз Айбулат Якуповның шулай ук күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнгәнен дә белдек. Айбулат Мөнировичны ихлас күңелдән котлыйбыз. Тормыш иптәше Резидә ханым белән бергә-бергә озын-озак яшәүләрен, тагын да яңа уңышларга ирешүен, исән-имин яшәвен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев