Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатларда кайгы-сагышлар

Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллар күңелне һәрчак сызландыра, моңсу уйлар уята. Ватан сугышы башланганда гаиләбез Сидоровка авылында яши иде. Үзе бер күмәк хуҗалык. Әтием игенче, шул ук вакытта хуҗалыкның хат ташучысы. Сидоровкада ул чакта 120 хуҗалык хисаплана, шактый зур авыл. Хатларны Чаллыдан алып кайтып, кичке якта таратып чыгабыз. Сугыш...

Киндер капчыктан итәк тегәбез

Миңа унбер яшь, колхозда төрле эшләрдә йөрим. Әти үзсендереп: «Кызым, син үсеп җиттең, әниеңнең игелекле ярдәмчесе булырсың», - дип башымнан сыйпап мактый. Әтиемне 1942 елның көзендә сугышка алып киттеләр. Хатлары сирәк килде. Латвия җирендә һәлак булган. Тормыш хәлебез көннән-көн хөртиләнә барды. Киндер капчыкны кискәләп, кеше арасына чыгарлык итеп итәк тегеп киябез. Аякта чабата, олтыракка салам түшибез. Ашау ягы да такы-токы. Мин әти урынына хат ташучы булып калдым. Чаллының Красная урамындагы почта бүлегеннән, 5 километр араны үтеп, хатлар, газета-журналлар алып кайтам, авылдашларыма йорттан йортка кереп таратам. Моның өчен колхоз идарәсе миңа ярты хезмәт көне яза. Хат ташу ярдәмче хезмәт санала, тулы хезмәт көне өчен тагын башка төрле эш башкарырга туры килә. Хезмәт көненә бер тиен түләмиләр. Ә акча кирәк. Бакчада үскән бәрәңгене базарга чыгарып саткан сәмәнгә чабата сатып алсаң, башың күккә тия. Әмма никадәр саклап кисәң дә чабата тиз туза. Авылда ике урам. Бер очыннан икенче очына ике-өч кат чыгуга, чабата чачакланып бетә.

Сугыш еллары ядкәре

Сугыш заманасы. Хатны һәр йортта көтеп алалар. Шатлыклы хәбәр булса, хуҗабикәнең йөзе кояштай балкый, аның белән син дә сөенәсең. Ә кайгылы хәбәрне ирештерүе иң авыры, йөрәк өзелеп киткәндәй була. Авылыбызның атаклы гармунчы кызы Анна Кудряшованың сугыш кырында һәлак булу хәбәре аяз көнне яшен суккандай өнсез калдырды. Бу вакыйганы йөрәк түреннән чыккан шигырь юлларына салып, исемен, сугышчан батырлыгын мәңгеләштерергә тырыштым. Хәер, туган авылым язмышына битараф була алмавыма, сугыш елларында авылдашларым өстенә ябырылган чиксез күп авырлыкларны кичереп, тол хатыннарның зарлы ыңгырашуларын күреп үскәнгә күңелем тулы шигъри моңнар тугандыр һәм чынбарлыкны ничек бар, шулай күзаллап, «Сидоровка авылы» дигән кечкенә җыентыкта тасвирларга тырыштым.

Авылдашларым аны сугыш еллары ядкәре итеп кабул иттеләр. Арабыздан киткән бабалары, әбиләре, әти-әниләре, туганнары истәлекләрен, гомумән, авыл тарихын торгызуга бер адым дип саныйлар. Сугыштан соңгы мәхрүмлекләр дә онытырлык түгел.

Фронтта һәлак булганнарның гаиләләре ничек яши?

1947 елны бик кыенлык белән паспорт алгач, район үзәге Чаллыга барып, хат ташучы булып урнаштым һәм укуымны дәвам иттем. Почтадан хатлар һәм вакытлы матбугатны алам һәм кич белән йөгерә-йөгерә таратып чыгам. Намуслы эшләвемне күргәннәрдер, 1949 елны район социаль тәэминат бүлегенә эшкә чакырдылар. Хезмәтем - кешеләргә мәрхәмәт күрсәтү. Авылларга барып, сугышта һәлак булган уллары, әтиләре өчен тиешле пенсияне алуларын барлап, иясенә вакытында барып җитүләрен тикшерү иде. Транспорт булмагач, көненә җәяүләп 25-30 километр юл үтәм. Ярый әле, кайчагында район башкарма комитеты рәисе Шәймөхәммәтов агай юлга чыгышлый безнең бүлеккә кереп: «Кайсыгыз кая бара?» - дип сорый һәм атына утыртып авылларга алып чыга иде.

Мин фронтовик гаиләләренә кереп, яшәү шартлары белән танышам. Хәерчелек күзгә ташлана. Күп балалы гаиләгә килеп керәсең. Өй эче шыр ялангач. Тәрәзәләр бозланып каткан, чиләктәге су бозга әйләнгән. Аралыкта кәҗә бәтиләре, балалар шәрә килеш, калтырап, сәкедә ашарга көтеп утыра. Мичкә ягарлык утын юк. Бала-чаганы кызганып колхоз идарәсенә барам. Ягулык өчен салам көлтәләре сорыйм. Түрә кеше гаилә хәленә кереп, мәсьәләне уңай хәл итсә, башың күккә тия, ә гозереңне үтәмәсә, кеше күзенә күренми генә сыкрап елыйсың. Әйе, мәрхәмәтсез җитәкчеләргә җан ачуларың чыга, күздән тәгәрәп яшьләр тама иде. Хәзер дә үткәннәрне искә төшерсәм, тыела алмый елыйм...

Шул чактан бирле күп сулар акты. Тормышыбыз да рәтләнде. Әмма җан тынычлыгы юк. Ирем Әхтәм Һадиев (тумышы белән Түбән Суыксу авылы егете) белән сугыштан кайткач, танышып гаилә кордык. Фронтка киткәнче дә, кайткач та комбайнчы иде. Күпләп ашлык суктырды. Урак төгәлләнгәч, Чаллыда авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесында җитештерү мастеры булып эшләде. Кичен дәресләр тәмамлангач, кулына «летучка» лампасы тотып, МТСка комбайн ремонтларга китәр иде. Салкын таш бинада «Сталинец» дигән комбайнын уракка яхшылап әзерләп куяр иде. Эш дәверендә районда гел алгы сафта барды. МТС дирекциясе берничә кат аңа Социалистик Хезмәт Герое исемен бирү турындагы документларны югары оешмаларга җибәреп карады. Әмма югары исемгә лаеклы механизаторга тискәре җавап килде. Имештер, Һадиев Коммунистлар партиясе әгъзасы түгел. Шуның өчен генә ул югары бүләктән мәхрүм калды. Әмма күңелендәге әрнү, рәнҗешне еллар гына юа алмады.

Хәтердә әле: кайбер елларны шактый мул уңыш җыеп алсак та, колхозчыларга мыскалы гына тия иде. Бөтен ашлыкны кырып-себереп хөкүмәткә озаталар, язын чәчәргә орлык та калмый иде. Язын хатын-кызлар биштәр, капчыклар асып, саз ера-ера элеватордан орлык ташыйлар иде. Шуларны искә алам да, уфтанып куям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш чоры балалары