Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык жәүһәрләре – милләтнең асыл хәзинәсе

1 март көнне Кече Шилнә авылында фольклор коллективлары фестивале үтте, ул районның төрле авылларында яшәүче сәнгать сөючеләрне бергә җыйды.

"Фольклор" сүзе халык хикмәте, халык акылы дигәнне аңлата. Әйе, бу дөреслеккә бик тә туры килә. Кече Шилнәнең мәдәният йорты сәхнәсендә бу көнне чын-чынлап хикмәт булды. Коллективлар халык авыз иҗаты үрнәкләренең гүзәл мисалларын сәхнәдә җырлап, уйнап күрсәттеләр.

Күзкәйдән «Әллүки» коллективы (җитәкчеләре Рафис Хәсәнов) «Тәгәри китте йомгагым» дигән исем астында кич утыру күренешен күрсәтте.

Алар шундый бирелеп уйнадылар ки, мин үземне алар белән бергә шушы уенда катнашкан кебек хис иттем. «Әллүки»леләр чыгышларын төрле такмаклар, тизәйткечләр әйтеп бизи алдылар.

Бикләннең «Хәтфә» коллективы (җитәкчеләре Рузалия Гәрәева) кызыклы программа алып килгән. Аларның «Көтү каршылаганда» исемле чыгышы залдагыларны җанландырып җибәрде. Кечкенә малайлар көтү каршыларга килгән. Бер-берсенә чыбыркы шартлату осталыкларын күрсәтә. Яннарына әбиләре, бабайлары килә. Бабайның кулында тылсымлы чыбыркы, көтүче сыбызгысы һәм көтүче тактасы. Ул яшьләргә инде онытылып бара торган традиция турында сөйли. Элекке заманнарда көтүче көтүне җыеп алыр өчен, тактага даң-доң итеп сугып барган икән.

Шушы тавышны авыл халкы ишетеп, көтү озатырга кирәклеген һәм аның кайтачагы турында белеп торган.

Боерган коллективы исә «Яран гөл» дигән программа әзерләгән. Алар күмәк уеннар уйнадылар, халык җырлары җырладылар. Ә җитәкчеләре Гөлфия Әһлиеваның Боерган авылы турында шигырь сөйләве коллектив чыгышының үзенчәлекле бизәге булды.

Кайбер коллективлар инде күптәннән эшләп, төрле конкурсларда катнашып килсәләр, Иштирәк авылының «Яшьлек» коллективы (җитәкчеләре Гөлсинә Гарифуллина) әле яңа гына оешкан. Алар бала туганнан соң үткәрелә торган йоланы күрсәттеләр. Барысы да җепкә тезгәндәй үрелеп барды, чыгышларның ахырына якынлашканын сизми дә калганмын.

Кече Шилнәнең «Сударушка» (җитәкчеләре Арби Велидов) коллективы залны чын мәгънәсендә уятып, җанландырып җибәрә алды. Монда өлкән яшьтәге сәхнә ветераннары белән беррәттән кечкенә балалар да бар иде. Сабыйларның килештереп бию хәрәкәтләре ясаулары минем күңелемне әсир итә алды. Алар җырладылар да, биеделәр дә, төрле-төрле уеннарда да катнаштылар.

Калмаш авылыннан килгән «Сәйлән» (җитәкчеләре Наибә Галиева) коллективы турында да әйтеп китмичә ярамас. Программалары «Орчык өмәсе» дип аталса да, алар нигездә аулак өй күренешен күрсәттеләр. Кызлар янына егетләр килә. Алар шулкадәр уенга биреләләр, хәтта мичтә пешеп утыручы бәлешне урлап киткәнне дә сизми калалар. Кызларга егетләр ярдәмгә килә, бәлеш белән сыйланалар, күмәк уеннар дәвам итә.
Районның авылларыннан килгән фольклор коллективларын мәртәбәле жюри - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган режиссер Венера Муллахмәтова, районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова, шул ук бүлекнең методисты Лидия Ломакина белән бүлек мөдире Октябрина Әюпова бәяләделәр. Биредә җырлау осталыгы, режиссура, костюмнар - барысы да исәпкә алынды.

Менә чараның иң дулкынландыргыч мизгелләре дә килеп җитте. Жюри әгъзалары бөтен коллективларны уңышлы чыгышлары белән котлады һәм алга таба тырышырга, күркәм традицияләребезне саклап калып, аны киләчәк буыннарга да тапшырып калдырырга дигән теләктә калды. I урынны Иштирәк һәм Калмаш авыллары бүлеште, II урынны күзкәйлеләр, ә III урынны Биклән һәм Бәтке коллективларына бирделәр. Круглое Поле поселогының «Полюшко» (җитәкчеләре Мәүлидә Игътисамова) һәм Боерганның «Яран гөл» коллективлары «Ел ачышы» исеменә лаек булды, Кнәз авылының «Русский звон» җыены (җитәкчеләре Тамара Тузеева) «Халык авыз иҗаты үрнәкләрен саклап калу», иң яшь катнашучы - ә ул Мәләкәстән «Питрау» (җитәкчеләре Людмила Адамова) коллективы «Ышаныч», ә Бәткенең «Ладушки»лары (җитәкчеләре Марина Орлова) «Буыннар бәйләнеше» номинацияләрендә бүләкләнде. Аерым дипломга кнәзле Сергей Захматов лаек булды. Аның сандугач булып сайрап күрсәтүен жюри «Актерлык осталыгы» грамотасы белән билгеләп үтте. Коллективларга исемле дипломнар һәм акчалата премияләр бирелде.

Фестивальнең иң төп дипломы - Гран-При Кече Шилнәнең «Сударушка» коллективына тапшырдылар. Мин исә җитәкчеләре Арби Велидов белән очрашып, аңа үземне кызыксындырган сорауларымны бирдем.

- Без бу фестивальдә яңа программа белән чыгыш ясадык. «Колядки» йола бәйрәмен элеккеге вакытларда ничек уздырганнар, без дә аны вак элементларына кадәр кертеп эшләдек. Максатыбызга ирештек дип уйлыйм. Тагын шуны әйтеп китәм: репетицияләр вакытында без һәрвакыт бер-беребезнең фикерләренә колак салып, бергәләшеп эшлибез. Уңышның сере дә шундадыр дип уйлыйм.

Дүрт сәгатьтән артык барган фестивальдә район талантлары халкыбызның йола-фольклор үрнәкләрен күрсәтте. Ул истә калырлык матур узды.

Халык традицияләрен саклап яшәүче бу ансамбльләр - районыбызның йөзек кашы. Алар үсеп килүче буынга тиңдәшсез мирасыбызны җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор коллективлары фестивале мђдђният йорты