Яңалыклар
“Халык контроле”нә мөрәҗәгать итүчеләр кимегән
Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталының "Халык контроле" системасына районнан язгы чорда 16 кеше мөрәҗәгать итсә, җәй буена нибары 9 кеше хәбәр язган. Аларның өчесе кәрәзле элемтә операторларының эш сыйфатына кагыла. Иске Җирекленең Дуслык урамында яшәүчедән һәм Белоус поселогыннан язылган хатларда җыештырылмаган, каралмаган территориядән зарланганнар. Түбән Суыксу халкын 8 Март урамындагы күпернең...
Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталының "Халык контроле" системасына районнан язгы чорда 16 кеше мөрәҗәгать итсә, җәй буена нибары 9 кеше хәбәр язган. Аларның өчесе кәрәзле элемтә операторларының эш сыйфатына кагыла. Иске Җирекленең Дуслык урамында яшәүчедән һәм Белоус поселогыннан язылган хатларда җыештырылмаган, каралмаган территориядән зарланганнар. Түбән Суыксу халкын 8 Март урамындагы күпернең бүгенге торышы борчый. Әлеге мөрәҗәгатькә җавап итеп район Башкарма комитеты күперне төзәтү 2013 елның сентябренә планлаштырылган булуын хәбәр итә. Рәис дигән автор Югары Байлар һәм Күзкәй арасындагы юлның "Ромашка" бакчачылык ширкәтенә борыла торган урынында асфальтның тигез салынмавын җиткерә. Башкарма комитеттан алынган җавапта әлеге участокның август-сентябрь айларында тәртипкә китерәләчәге вәгъдә ителә.
Бүген "Халык контроле" системасында 20дән артык төр категория буенча тәкъдимеңне җиткерергә, проблема турында әйтергә була. Аларның берсе дә игътибарсыз калмый, модераторлар һәрберсен чара күрү өчен республиканың тиешле министрлыгына юллый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев