Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык бердәмлеге – олы хәзинә

Комсомолец поселогының «Браво» күпфункцияле үзәгендә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы бәйрәм уздырылды. Китапханәче Тамара Лобова әлеге көннең ничек барлыкка килү тарихы турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук мәктәп укучылары белән команда оештыруга юнәлдерелгән кызыклы уеннар уздырылды. Бәйрәмдә катнашкан I-IV сыйныф укучылары һәм аларның...

Комсомолец поселогының «Браво» күпфункцияле үзәгендә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы бәйрәм уздырылды. Китапханәче Тамара Лобова әлеге көннең ничек барлыкка килү тарихы турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук мәктәп укучылары белән команда оештыруга юнәлдерелгән кызыклы уеннар уздырылды. Бәйрәмдә катнашкан I-IV сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары рәхәтләнеп ял иттеләр, дип хәбәр итте Комсомолец поселогының күпфункцияле үзәк директоры Анна Шәрифҗанова.

Шилнәбаш мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен «Ватаным» дигән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чарада мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, «Хәрби батырлыктан халыклар бердәмлегенә» дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Бирегә килүчеләр арасында патриотик рухта төзелгән викториналар үткәрелде, балалар бергә биеделәр, туган илгә бәйле әйтемнәрне, мәкальләрне санап ярыштылар, бау тартышу уенында катнаштылар. Әлеге чара эчтәлекле һәм файдалы үтте, дип хәбәр итте Шилнәбаш авылы китапханәчесе Нурзилә Бариева.

Иске Җирекледә «Дуслык» күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре авыл балаларын төрле милләт вәкилләре белән таныштырды. Кечкенәләр игътибарына милләтләр иҗаты тәкъдим ителде. Балалар алдында бию, җыр номерлары белән авылдашлары чыгыш ясады, дип язды «Дуслык» үзәге директоры Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев