Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гошер сәдакасы җыелды

Татарстан Республикасында сентябрьнең соңгы атнасының яллары Гошер көне дип игълан ителде. Гошер сәдакасы җыюның максаты – Аллаһ Тәгалә биргән уңыштан мохтаҗларга, ярлыларга, ятимнәргә, толларга өлеш чыгару. 

Су сипмичә җыелган уңышның уннан берен, хезмәт куеп (су сибеп) үстергән җимеш, яшелчәнең егермедән бер өлеше гошер сәдакасы итеп бирелә.
Тукай районы мөхтә-сибәте ел саен бу изге эшне оештыра. Безнең районда 26 сентябрь көнне Түбән Суыксу авыл җирлегендәге мәчет каршында гошер сәдакасы җыю оештырылды. Гошер сәдакасын тапшыруда бигрәк тә Түбән Суыксу, Биклән, Сәет, Игенче, Калмаш халкы активлык күрсәтте. Калган авыллардан да гошер китерүчеләр булды.
Гадәттәгечә, җыелган гошер сәдакасы Чаллының Ак мәчет мәдрәсәсенә шәкертләргә ризык әзерләү өчен бирелде. Быел барлыгы 10 тонна җимеш (алма, виноград) һәм яшелчә (бәрәңге, кишер, аш чөгендере) тапшырылды. Гошер сәдакасының артып калган өлеше мохтаҗларга биреләчәк һәм Казанга зәкәт фондына җибәреләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев