Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлфидә Гыйниятуллина лаеклы ялга китте, аның урынына Галимҗан Зарипов сайланды

Кичә, 15 октябрь көнне, хакимият бинасының утырышлар залында район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасының хисап-сайлау конференциясе үтте. Әлеге чарада Тукай районы һәм якын-тирә районнардан, Чаллыдан, Казан шәһәрләреннән барлыгы 92 кеше катнашты. Конференциянең төп темасы исә, әлегә кадәр район ветераннар советын һәм инвалидлар оешмасын җитәкләгән Гөлфидә Рәүф кызы Гыйниятуллинаның лаеклы ялга...

Иртәнге тугызда башланасы конференциягә халык сәгать сигездән үк җыела башлады. Авыл җирлекләрендә эшләүче ветераннар советы, инвалидлар оешмасы рәисләре бер-бер артлы утырышлар залына агылды. Алардан кала конференциядә район башлыгы Васил Хаҗиев, ТР ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков, Чаллы шәһәренең ветераннар советы рәисе Рафик Имайкин һәм башкалар катнашты.

Бу көнне биредә барлыгы унбер сорау каралды. Иң элек, конференциягә җыелучылар Гөлфидә Рәүф кызының район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасының биш ел эчендә башкарылган эшенә хисап чыгышын, район башлыгы Васил Хаҗиев, җирле оешма рәисләренең чыгышларын тыңладылар. Аннары һәммәсе дә бердәм тавыш биреп, конференциянең карарын кабул иттеләр. Шулай ук көн кадагындагы унбер сорауны карау кысаларында, районның ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы ревизия комиссияләренең исәп-хисап чыгышларын тыңлап уздылар.

Конференциянең төп темасы - яңа җитәкчене сайлау да бертавыштан, бердәм узды. Залда утыручылар һәммәсе дә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе итеп Галимҗан Зариповны сайлады. Лаеклы ялга чыгу сәбәпле, үз вәкаләтләрен яңа җитәкчегә тапшырган Гөлфидә Гыйниятуллина исә, үзе белән эшләгән хезмәттәшләре, җирле ветераннар советы, инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, килгән кунаклардан котлау сүзләре, матур теләкләр кабул итте.

Реклама

- Гөлфидә Рәүф кызы күп еллар безнең район ветераннары, инвалидлары өчен иң якын кешеләрнең берсе булды. Аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә, яшәешен яхшыртырга омтылды. Аның тырышлыгы, осталыгы нәтиҗәсендә район ветераннары һәм инвалидлары төрледән-төрле спорт, мәдәни чараларда катнашты, үзләрен республика күләмендә таныта алдылар. Әлбәттә, Гөлфидә ханымның лаеклы ялга чыгуы куанычлы, матур вакыйга, ләкин һәммәбез дә аны бик нык яратабыз һәм сагыначакбыз. Аның каравы, Гөлфидә Рәүфовна урынына килүче Галимҗан Сәетҗан улы йөзендә дә без ныклы, сынатмас җитәкчене күрәбез. Аның кул астында район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы элеккечә матур, актив эшләвенә ышанабыз, - диде Васил Хаҗиев.

Конференция ахырында ТР ветераннар советы, район хакимияте, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы исеменнән залда утыручы мөхтәрәм кешеләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X