Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газетаны ташлама белән яздырган райондашлар бүләкләр дә отты

15 октябрьдән 25енә кадәр абунәчеләр өчен газета-журналларга ташламалы бәядән язылу игълан ителгән иде. Бу көннәрдә «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарына 2016 елның беренче яртысына барысы 1329 кеше язылды. Ә, гомумән, бүгенгә 1600дән артык абунәчебез җыелды. Редакция ташламалы язылу чорында абунәчеләре арасында бүләкләр дә уйнатты. Газета призларына Комсомолец поселогыннан Т....

15 октябрьдән 25енә кадәр абунәчеләр өчен газета-журналларга ташламалы бәядән язылу игълан ителгән иде. Бу көннәрдә «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарына 2016 елның беренче яртысына барысы 1329 кеше язылды. Ә, гомумән, бүгенгә 1600дән артык абунәчебез җыелды.

Редакция ташламалы язылу чорында абунәчеләре арасында бүләкләр дә уйнатты. Газета призларына Комсомолец поселогыннан Т. Новикова һәм Борды авылыннан И. Адылев лаек булды. Аларга бүләкләр почта аша тапшырылачак.

Газета белән бергә булган райондашларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әле язылу ел ахырына кадәр дәвам итә. Район басмасына алты айга язылуның тулы бәясе 522 сум тәшкил итә. Абунәчеләр шулай ук 20 битле, төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына да языла ала. Аның бәясе 432 сум.

Хөрмәтле укучыларыбыз, район хәбәрләре белән танышып торасыгыз килсә, почта бүлекләренә ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев