Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета укучылар тагын да күбәйде

Элемтә бүлегеннән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә "Якты юл", "Светлый путь" газеталарының абунәчеләре 4600гә җиткән. Район газетасына яздыруда эшмәкәрләр, җитәкчеләр бик актив булды. Алар ярдәме белән күп кенә инвалидлар "Якты юл"ны бушка алачак. "Кама-Бекон" ҖЧҖ генераль директоры Фәнүр Мәгъҗанов - Калмаш авылының 76 инвалидына, "Вамин-Татарстан" ААҖ филиалы Яр Чаллы...

Элемтә бүлегеннән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә "Якты юл", "Светлый путь" газеталарының абунәчеләре 4600гә җиткән. Район газетасына яздыруда эшмәкәрләр, җитәкчеләр бик актив булды. Алар ярдәме белән күп кенә инвалидлар "Якты юл"ны бушка алачак. "Кама-Бекон" ҖЧҖ генераль директоры Фәнүр Мәгъҗанов - Калмаш авылының 76 инвалидына, "Вамин-Татарстан" ААҖ филиалы Яр Чаллы сөт комбинаты директоры Разиф Кәримов - Кнәз авылы җирлегендәге 100 инвалидка, "Күзкәй" ягулык салу станциясенең генераль директоры Флүр Шәфыйков - Күзкәй авылында яшәүче 100 ветеран һәм инвалидка, Биклән авылындагы "Промпласт" ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Соколов - Биклән авылында яшәүче 50 инвалидка, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Әнсәр Әбделманов - 20 инвалидка, Түбән Суыксу авыл җирлегендә эшләүче "ТМИМ" ҖЧҖ генераль директоры Феликс Дәүләтшин 17 инвалидка һәм башка бик күп юмарт иганәчеләребез газетага яздыру оештырдылар. Без аларга бик тә рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев