Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ җиһазларын кулланганда кагыйдәләрне үтәгез

Йорт һәм фатир эчендә газ җиһазларыннан файдалануның үз кагыйдәләре бар. Аларны үтәмәүчеләргә, Россия Федерациясе законнары нигезендә, административ җаваплылык каралган. Кагыйдә бозу ачыкланган очракта, штрафны кулланучы түли. Ә кулланучылар исә гражданнар да, юридик затлар да булырга мөмкин. Техник хезмәт күрсәтү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын ремонтлау турындагы килешү төзүдән баш тарткан өчен дә административ җаваплылык каралган. Газ приборын ремонтлаудан, яраксыз хәлгә килгән приборны яңага алыштырудан баш тарту шулай ук штрафларга китерә. 

Хезмәт күрсәтүче оешма да үз вазифаларын вакытында һәм җиренә җиткереп үтәргә тиеш. Йорт һәм фатир эчендәге газ приборларына техник хезмәт күрсәтүнең сыйфаты бозылганда, куркынычсызлыкны тәэмин итүче эшләр башкарылмаганда аңа карата кулланыла торган штрафлар күләме 100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. 
Яр Чаллы зона торак инспекциясе халыкны көнкүрештәге газ җиһазларының төзеклеген һәрчак тикшереп торырга, аларның чисталыгын тәэмин итәргә чакыра. Мебель һәм тиз кабынып китүчән башка материаллардан эшләнгән предметларны газ приборларына якын куймаска киңәш итә. Газ приборы урнашкан бүлмәгә һәрвакыт һава кереп торырга тиеш. Форточкаларның ачыла торган булуы, ишек белән идән арасында ачыклык калдырылуы шарт. 24 сәгатькә өйдән чыгып киткәндә газ плитәсен төптән ябып кую сорала. Бары тик өзлексез эшләтүгә корылган җылыту приборын гына кушып калдыру рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев