Гаебен танымады
Новотроицкое поселогында 46 яшьлек ир исерек килеш хатынына пычак белән кадый.
Җәрәхәтләр алган хатын дәваханәгә озатыла. Ләкин ир үзенең гаепле булуын танымый. Сөйләвенчә, ул кухняда спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Шул вакытта кемдер аңа артыннан китереп суккан һәм ул аңын югалткан. Ә менә хатынына кадалган пычак аның чалбар кесәсендә табылган, ә ул пычак белән кем хатынга кадаган – анысын ир белми. Өстенә кигән свитерындагы караңгы-кызыл төстәге тапларны ул аңына килгәч кенә күреп алган.
Әмма шаһитлар биргән мәгълүмат ирнең гаепле булуын раслый. Суд ирне җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм гомуми режимдагы төзәтү колониясендә утыру шарты белән өч елга ирегеннән мәхрүм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев