Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гадел исемнәре кайтты соңарып

Күзкәй авылы китапханәсендә репрессия корбаннарын аклау көненә багышланган кичә узды. Очрашуга килгән нахакка рәнҗетелгән, иленнән сөрелгән авылдашларның туганнары, оныклары гаиләдә буыннан-буынга күчеп сакланган истәлекләре белән уртаклаштылар. Авылдан хәләл көче белән аз-маз хәлле тормыш алып барган 27 кеше сөрелгән, йорт-җире таркатылган, таланган.

Кичәдә шулай ук «Хәтер» китабыннан өзекләр укыдык, билгесез авылдашларны барладык. Китапханәдә күп еллар буе истәлекле язмалар тупланып барган «Кара көннәр шаһитләре» дигән альбом бар. Анда Күзкәй авылының репрессиягә эләккән кешеләре турында төрле еллардагы истәлекләр, газета язмалары урнашкан. Аны караганда хатирәләр яңарды.

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Назилә Авзалова репрессиягә эләккән татар язучыларының язмышлары, иҗатлары турында сөйләде. Укучылар аларның шигырьләрен әзерләп килгән иде. Бик матур, күңелләрне тетрәндерерлек итеп сөйләделәр, дип язды безгә Күзкәй авылыннан Зөһрә Гарипова.

- Репрессия корбаны безнең «Татарстан» совхозы поселогында да бар. Ул - Наҗия Ризванова. Кнәз мәдәният йорты, «Татарстан» совхозы поселогы китапханәсе хезмәткәрләре, җирлекнең ветераннар һәм инвалидлар советы әгъзалары Наҗия Гәрәевнаның өенә бардылар һәм аңа бүләк тапшырдылар. Ул үзенең балачагын күз яшьләре аша искә алды. «Без репрессиягә эләгүчеләрнең балалары. Яшәү безгә бер дә җиңел булмады. Онытмаулары, котлаулары өчен бүген бик сөенәбез», - диде ул, дип хәбәр итә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев