Гадел исеме кайтты соңарып...
Кайбер тарихчы галимнәрнең раславы дөрес булса, йорт-җирләрен тартып алып, туган якларыннан сөрелгән яки бер гаепсезгә кулга алынып, нахак хөкем карары белән гомерләре киселгән яисә иреккә сәламәтлекләрен тәмам югалтып чыккан кешеләрнең, ягъни репрессия корбаннарының гомуми саны 30-40 миллионга җитә икән. Хактыр бу, Сталинның репрессия машинасы бер генә төбәкне дә,бер генә милләтне дә читләтеп узмаган бит. Иң аянычлысы, репрессия чукмары иң элек алдынгы карашлы, укымышлы зыялыларга, җирдә ихлас эшли белүче крестьян башына төшкән.
Боерган авылында 1868 елда туган бабам Әхмәтҗан Сәфәргалин гаиләсе, репрессия тегермәненә эләгеп, тамырыннан тузгытылган. Шул заман өчен “куркыныч” кеше “зажиточный крестьян”, ягъни кулак була ул. 4 ир баласы һәм 3 кызы булган гаилә, чыннан да, хәлле, мул тормыш белән яши: абзар тулы мал-туар, сыер-сарыклар. Ә атлары белән җир эшкәртеп иген иккәннәр, урман кискәннәр, болында печән әзерләгәннәр. Читтән кеше ялламаганнар – ишле гаилә балалары кечкенәдән үк эштә кайнап үскәннәр. Кызлары Хәдичәне- Таулар авылына, Мәфтуханы Әгерҗе районы Чәчкәле авылына кияүгә биргәннәр. Уңган –булган ике уллары- Шәйхеләхмәт белән Шәмсемөхәммәт өйләнеп, йорт җиткереп, башка чыкканнар, авылда төпләнеп калганнар. Икесе дә пилорамда такта ярдырган. Әле өйдә тагын буй җиткереп килгән ике егет: әтием Ахунҗан балән абыйсы Гайнимөхәм- мәт, җиткән кыз Сылукай калган. Шушы ишле, эшчән гаилә заманасы өчен яхшы гына буралы агач йортта яшәгәннәр. Хәтта өй аллары да тактадан булган. Менә шушы, кем әйтмешли, “энә белән кое казып” тудырылган “муллык” кемнәрнеңдер, дөресен әйткәндә әтрәк-әләм ялкауларның күңеленә тигән. Эш сөймәгәннәргә байлык үзеннән-үзе килми, билгеле. Ялкау, хөсетле, көнче затлары да, әләкчеләре дә булган шул авылның. Совет власте урнашып, әнә шундый эш рәте белмәгән әтрәк-әләм кулына күчә донья. Бер гаепсез, бөтен гаиләсе белән көнне-төнгә ялгап эшләп, мул тормышта яшәгән бабакаемны да шундыйлар чаккан.
1931 елның августында бабайның ат белән печәннән кайтканын гына көтәләр дә, шул ук атка төяп, гаиләсе белән Минзәләгә җибәрәләр. Ә анда “кулак” ярлыгы тагып, 10 елга Урал ягына концлагерьга озаталар. Ярый әле гаиләле ике улына тимиләр. Ә ныклы хуҗалык, ихата-кура таркала. Шул ук әләкчеләр өйдә, кар базында булган ризыкларны, тормыш итәргә булдырылган кирәк-яракны үзләренә ташыйлар. Хәтта ишек алдында йөргән казларын, сарыкларын да куып алып китәләр. Ансат бит, эшләп булдырасы түгел, әзергә-бәзер. Әти шул елда гына чабата ясап сатып, гармун алган булган. “Авылдан чыкканчы гына уйнап китим инде”,- дип күпме ялынса да, рөхсәт итмиләр, гармунын да, үзләре белән ашык-пошык юлга дип алган ризыкларын да талап алалар.
Әти тыныч холыклы, сүзгә саран иде. Ул еллар турында мин аннан бер сүз, бер зарлану ишетмәдем. Ул заманда сөйләргә дә ярамагандыр, күрәсең. Әнием генә соңгы елларда, үзем төпченә торгач, белгәннәрен сөйләп калдырды. Әбием Миңнебәдәр ике елдан соң ссылкада вафат булган. Ә бабай, ун елы тулганнан соң, кызы Сылукайны ияртеп, Әгерҗе районы Чәчкәле авылына- олы кызының гаиләсенә кайтып егылган. Авылга кайтып яшәргә ярамаганмы, әллә рәнҗеше җибәрмәгәнме?...
Бабакаемның, үзе әйтмешли, гөрнәдердәй өч улы Бөек Ватан сугышына киткән һәм ил азатлыгы өчен батырларча һәлак булганнар. Ә бабай җәйләрен авылга кайтып, чабата ясап сата (сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда ул иң кирәкле һәм үтемле аяк киеме була), ә кышка Әгерҗегә кызларына китә. 1950 елда вафат булып шул авыл зиратына җирләнә.
Менә шундый аянычлы язмыш. Репрессия тегермәненә эләккән бабаемның балаларының гаиләләре “халык дошманы” буларак аз җәберләнмәгәндер, аның шаукымы, бер гөнаһсызга тагылган “кара тамга” байтак еллар яши бит әле һәм күп язмышларны җимерә. Бабаемның балалары исә тормышта үз урыннарын табып, илгә-көнгә риясыз хезмәт иткәннәр. Хәзер инде без- онык- лар гомер көзенә кереп барабыз. Шунысы сөендерә: гаделлек тантана итте- репрессиягә эләгеп, бер гаепсезгә таланып, авылларыннан, йорт-җирләреннән сөрелгәннәрнең гадел исемнәре кайтты. Ниһаять, документлардан карап, Сәфәргалин Әхмәтҗан бабаебызның 1989 елда аклануын белдек. Кызганыч, үзе генә моны күрмәде, күңеле керсез, риясыз кеше иде, дия иде аның турында әниебез. Әләкләгән, малын талаган авылдашларын кичергәндер ул, урыны җәннәттә булсын.
Репрессия корбаннарын искә алу көнендә гаепсезгә рәнҗетелгән, авылыннан сөрелгән һәм күп газаплар кичереп, якты дөньядан киткән бабам Әхмәтҗан рухына без- аның оныклары 2013 елда үзе яшәп киткән нигезгә истәлек такта куйдык. Анда мондый юллар язылды: “Бу таш 1931 елда, репрессиягә эләгеп, авылдан куылган һәм 1989 елда акланган Әхмәтҗан Сәфәгалин гаиләсе рухына нәсел-ыруы тарафыннан куелды”.
Әхмәтҗан бабайның нигезендә башта- клуб, аннары мәктәп җиткергәннәр. Мәктәп яңа бинага күчкәч, урын буш торды. Еллар үтеп, динебез иреге тугач, бу нигезгә мәчет җиткерделәр, оныгы Харрас, бакыйлыкка күчкәнче, аның эшчәнлегендә актив катнашты. Бүген бабай нигезендә салынган мәчет манарасыннан аның оныкларының, оныкчыгының азан тавышы яңгырый. Анда укылган намазлар, догалар газиз бабакаебыз рухына барып ирешсен.
Тәнзилә Әхмәтҗанова.
Тукай районы, Боерган авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев