Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфган ветераны һәлак булган сугышчан дусларының әти-әниләренә бүләк итеп «Якты юл»ны яздырды

Шәхси эшмәкәр, Әфган сугышы ветераны, Иске Гәрдәле авылы егете Фәрит Галәветдинов - газетабызның даими укучысы. Язылу кампанияләре вакытында ул башкаларга да район басмасын бүләк итеп сөендерә. 2017 елның икенче яртысына ул армиядә бергә хезмәт иткән, бүгенге көндә инвалид дустына һәм хәрби хәрәкәтләрдә башын салган ике егетнең әти-әниләренә «Якты юл» («Светлый...

«Район берничә ел «КамАЗ»ның авыл хуҗалыгы зонасы булып йөргәннән соң, 1976 елда Тукай районы (Чаллы районы иде) буларак кабат оешты. Шул ук елның августында ике телдә чыга торган «Якты юл» («Светлый путь») газетасының беренче саны дөнья күрде. Шуннан бирле, кырык ел буена, мин район газетасына ел саен язылып, һәр санын укып барам.

Җәмгыятьтәге кебек үк, газетада да үзгәрешләр булды. Аның эшләнеше камилләшә бара, газета трибунасын бүген төп идеология чыганагы дисәң дә була. Бу исә иҗат коллективына олы җаваплылык йөкли. Газета бүген, чын мәгънәсендә, район тормышының көзгесе. Гомер буе шушы районда эшләгәч, аның һәр санын көтеп алам, районыбыз тормышы кызыксындыра. Аның битләрендә рәсми хәбәрләр, мәдәният, мәгариф, яшьләр темасы, спорт чараларыннан репортажлар, әдәби сәхифәләр, белгеч, төрле өлкәдәге табиблар киңәшләре - барысы да бар. Шуның өстенә җомга санында республика матбугатыннан «Атналык» кушымтасында бик күп файдалы, кызыклы мәгълүматлар бастырыла. Юбилейлар белән котлауларны да газета бик үзенчәлекле, бай эчтәлекле итеп биреп бара. Барысы да яхшы, тик даими укучы буларак, теләгемне дә белдерәсем килә: авыл хуҗалыгы, крестьян-фермер хуҗалыклары, аларның үсеш юллары, икътисади хәле, башкалар өйрәнерлек тәҗрибә уртаклашулар да булса, тагын да яхшы булыр иде.

Мин шушы районда яшәп, эшләп, үзенең газетасына язылмаучыларга хәйран калам - газета бит ул синең өеңә үзенең хәбәрләрен төяп килеп керә торган көтелгән кунак».

Әнисә Зиннәтуллина,
Татарстанның атказанган икътисадчысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев