Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Февраль ае хәрби-патриотик чараларга бай булачак

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесе үткәреләсе чаралар планын үз эченә алган карар кабул итте.

Әлеге дата кысаларында районда хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарны искә алып, аларның каберләрендә булу, чәчәкләр кую, китапханәләрдә, музейларда, хәрби дан залларында геройларның батырлыгын чагылдырган стендлар ясау күздә тотыла. Иске Абдулда һәйкәл ачу, ветераннарның һәм хәрби бәрелешләрдә башын салганнарның әти-әниләрен бүләкләү, ветераннарга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия телефонын эшләтү, ветераннар белән хәрби-тематик кичәләр, очрашулар үткәрү ниятләнә. Шулай ук спорт уеннары уздыру планга кертелгән. Кышкы полиатлон, яшьләр һәм мәктәп укучылары катнашында ату спорты буенча чемпионат һәм беренчелек, хоккей чемпионаты, «Сугыш юллары буйлап» дип аталган хәрби-патриотик җырлар фестивале, мәктәпләрдә хәрби темага ясалган рәсемнәргә һәм сочинениеләргә конкурслар, батырлык дәресләре, «Аҗаган» уены үткәрелер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев