Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин районны социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча беренче бишлеккә кертте

«Сезнең район социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча республикада беренче бишлектә», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район Советының XXVII утырышында ясаган чыгышында. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә дә, башка тармакларда да ул районның көндәшлеккә сәләтлеләр һәм уңышлы эшләүчеләр рәтендә булуын билгеләп үтте.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры, район кураторы Азат Хамаев, Президент Аппаратының, Дәүләт Советының, Министрлар Кабинетының, министрлыклар һәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Район Советы депутатлары белән берлектә әлеге рәсми чарага районның хокук саклау органнары җитәкчеләре, бүлек башлыклары, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, мәктәп директорлары чакырылган иде.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады. Ул муниципаль районның 2013 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, 2014 елга бурычларга тукталды.
Утырышта район фермерлар оешмасы рәисе Минталип Миңнехановның, Бәтке авылы «Аленушка» балалар бакчасы мөдире Лилия Хәмидуллинаның, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафинаның чыгышлары тыңланды. Минталип Исмәгыйлевич фермерларны авыл хуҗалыгы җирләре белән тәэмин итү, вакытында субсидияләр бирү проблемаларына кагылды. Лилия Миңнулловна райондагы бик күп балалар бакчаларына капиталь ремонт кирәклеген, бу юнәлештә республикада махсус программа эшли башласа яхшы булыр иде дип үз фикерен әйтте. Утырыш ахырында район кураторы Азат Хамаев әлеге мәсьәләнең уңай хәл ителергә мөмкинлеген, ТР Президентының 30 елдан артык хезмәт иткән балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча программа булдыру өстендә эшләргә кушуын белдерде. Резедә Хасиятовна исә дотациягә яшәүче авыл җирлекләренә ярдәм мәсьәләсен күтәрде.
Чыгышларны тыңлаганнан соң Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга сүз бирелде. Дүрт ел рәттән корылык килүгә дә карамастан, ул авыл хуҗалыгы районы булган тукайлыларның сынатмавын билгеләп үтте. Халык авылда калсын, кызыксыну тапсын өчен республика күләмендәге чараларның дәвам итәчәген белдерде. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау кебек өлкәләргә аерым тукталып, киләсе елда бу өлкәләрдә нинди эшләр башкарылачагын әйтеп үтте. Аеруча мәдәният елында бу тармакка игътибарны ныграк юнәлтергә кирәклеген искәртте.
Ахырдан Дәүләт Советы рәисе биш райондашыбызга югары бүләкләр тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев