Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фән һәм эзләнүне яратучылар арасында райондашларыбыз да бар

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән берлектә Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат базасында укучыларның өченче республикакүләм фәнни-практик конференциясен үткәрде. Ул «Яшьләр фәнни эзләнүдә» дигән исем астында үтте. Конференциядә VIII-XI сыйныф укучылары катнашты. Аның йомгаклау...

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән берлектә Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат базасында укучыларның өченче республикакүләм фәнни-практик конференциясен үткәрде. Ул «Яшьләр фәнни эзләнүдә» дигән исем астында үтте.
Конференциядә VIII-XI сыйныф укучылары катнашты. Аның йомгаклау өлешенә Татарстан Республикасының 13 шәһәреннән 162 катнашучының фәнни эшләре сайлап алынган. Әлеге укучыларның барысына да катнашу сертификатлары һәм дипломнар тапшырылган. Фән һәм эзләнүне яратучы яшьләр арасында безнең райондашларыбыз да бар. Татар теле секциясендә III урынга Калмаш авылыннан Алсу Исламова (XI сыйныф укучысы) лаек булган. Татар әдәбияты секциясендә - II урында Биклән авылыннан Айназ Әхмәтҗанова (XI сыйныф), III урында - Калмаштан Айсылу Әдиева (VIII сыйныф).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев