Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фельдшерга сугышчы ветеран рәхмәте

Ватан сугышы кырларында ике тапкыр яраланып, оста куллы табиблар ярдәме белән сафка басып, фашистларга каршы «Катюша»лар расчетында катнаштым. Сугыштан соң туган авылым Калмашка кайтып, бөтен көчемне һәм сәләтемне иген үстерүгә багышладым. Тракторчылар бригадасын җитәкләдем. Еллар үтә торды. Яшем дә саллы, Аллага шөкер, июль аенда 97 яшемне тутырам. Бөек Җиңүнең 70...

Ватан сугышы кырларында ике тапкыр яраланып, оста куллы табиблар ярдәме белән сафка басып, фашистларга каршы «Катюша»лар расчетында катнаштым. Сугыштан соң туган авылым Калмашка кайтып, бөтен көчемне һәм сәләтемне иген үстерүгә багышладым. Тракторчылар бригадасын җитәкләдем. Еллар үтә торды. Яшем дә саллы, Аллага шөкер, июль аенда 97 яшемне тутырам. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы көннәр калганда, апрель аенда салкын тиеп, хәлсезләнеп, чирләп киттем. Бу хәбәрне ишетүгә авылыбыз фельдшеры Гөлназ Асылгәрәева ашыгыч ярдәм сумкасын тотып килеп тә җитте. Кан басымын, йөрәк тибешен тикшереп, шифалы уколлар ясады. Хәлемне күзәтеп торды. Дәвасының файдасын тиз тойдым. Шөкер, Җиңү бәйрәмен авылдашларым белән бергә каршыладым. Сәламәтлегемне кайгыртып торган фельдшерыбыз Гөлназга ихлас рәхмәтемне әйтеп эшендә һәм тормышында уңышлар телим.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X