Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаил Камаев пай җирләрен ызанлау һәм сату проблемасын күтәрде

«Пай җирләрен сатып алган кеше бер пай күләменнән дә киметеп ваклауны рөхсәт бирми торган закон кабул итүне сорар идек», — диде Тукай районы башлыгы.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында пай җирләрен ызанлау һәм сату проблемасын күтәрде.

«Мәсьәлә кискен тора. Практика күрсәткәнчә, пай милекчеләре, 6-12 сутый җир кишәрлекләрен ызанлап, авыл хуҗалыгы җирләрен йорт төзелеше өчен сата, шул ук вакытта җир мәйданнарын торак пунктлары чикләренә кертү мөмкинлеге турында ялгыш фикер тудыра. Нәтиҗәдә, гражданнар торак йортларын терки алмый, җирләрне инженерлык челтәре белән тәэмин итү мөмкинлеге юк, бу халык арасында социаль киеренкелеккә китерә», — ди ул.

Фаил Камаев авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданнары кимүе авыл хуҗалыгы җитештерүенә тискәре йогынты ясаганын билгеләп узды. «Шәһәр янына урнашкан авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче районнарда бу аерата чагылыш таба. Пай җирләрен сатып алган кеше бер пай күләменнән дә киметеп ваклауны рөхсәт бирми торган закон кабул итүне сорар идек», — диде.

Тукай районы җитәкчесе файдаланылмаган җирләр булуның сәбәбе җир кишәрлегенең билгеләнеш категориясенә туры килмәвендә икәнлеген әйтте. «Әйтик, 2007 елдан алып 2017 елга кадәр торак пунктлар чикләренә 4950 гектар җир кертелгән. 2019 елда үткәрелгән барлау нәтиҗәләре буенча үзләштерү 51,8 процент тәшкил итә», — диде.

Фаил Камаев торак пунктларның чикләрен яңадан карау һәм яңа генераль планнарны раслау буенча эш оештырылганын әйтте. «Алар нигезендә, үзләштерелмәгән җир кишәрлекләре торак пунктлар чикләреннән чыгарылачак һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге категориягә күчереләчәк, бу шулай ук сөрүлек җирләренең күләмен арттырачак», — диде.

 

 «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев