Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Европа чемпионатында кыска программадан соң, Алинә Заһитова беренче булды

Әлегә икенче урында - Россия спортчысы Софья Самодурова (72,88), өченче урында - Швейцария кызы Алексия Паганини (65,64).

Россиянең тимераякта фигуралы шуучысы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова кыска программаны башкарганнан соң, Европа чемпионатында алдынгы булды. Бу турыда РИА Новостиагентлыгы хәбәр итте.

Минск шәһәрендә уза торган Европа чемпионатында Алинә Заһитова кыска программада 75,00 балл алды. Икенче урында Россия спортчысы Софья Самодурова (72,88), өченче урында Швейцария кызы Алексия Паганини (65,64).

Тагын бер Россия спортчысы Станислава Константинова (56,76) әлегә унберенче урында. 

Ирекле программа 25 гыйнварда булачак.

  • Алинә Заһитова 2018 елда Пхенчхан шәһәрендә уздырылган Кышкы олимпия уеннарында фигуралы шууда хатын-кызлар арасында беренче урынны яулады.
  •  2018 ел азагында Алинә Заһитова “Көмеш нәфис болан” (“Серебрянный лань”) премиясе лауреаты булды. Бу премияне Россиянең Спорт журналистлары федерациясе елның иң яхшы спортчыларына тапшыра.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев