Әтием – ныклы, ышанычлы терәгем
Һәр елдагыча, октябрь аеның соңгы атналарында Россиядә Машина йөртүчеләр көне билгеләп үтелә. Мин исә шул уңайдан 32 ел буе машина руле артында йөрүче әтием - Рифат Раббани улы турында язып үтәсем килә.
- Балам, рульне ныгыттырып тот, алдыңа кара, иң мөһиме, курыкма, синең барысы да килеп чыгачак. Әтием әлеге сүзләрне мине велосипедта йөрергә өйрәткәндә әйткән иде. Хәтеремдә нык сеңеп калган аның сүзләре. Үзе - беренче класслы оста машина йөртүче - мине дә тиз генә корыч атны иярләр дип уйлагандыр! Тиз генә барып чыкмады ул, бары тик әтиемнең тырышлыгы, үҗәтлеге белән генә велосипедта йөрергә өйрәндем. Аның әле мине - кечкенә сабыйны итәгенә утыртып, машина рулен тоттырып барганы истә. Әй, шул вакытларны кире кайтарасы иде! Безнең шулай авылга кайтып барган чак, миңа күп булса 4 яшьтер, үзебезнең авыл чатыннан борылуга әтием мине көчле кулларына алды да итәгенә утыртты. Ий, барам инде мин! Машинага утырдым бит! Имеш, үзем йөртәм. Әтием: «Кызым, көзгеләргә дә карап ал, син бөтен якны да күреп торырга тиешсең, руль артында беркайчан да курыкма, үзеңне җитди тот, игътибарлы бул», - дигәннәре әле дә истә. Ул миңа шул вакыттан бирле ышанды, минем булдырганымны белеп торды. Күпмедер вакыт үтте, һәм, ниһаять, мин 19 яшемдә машина йөртүче таныклыгына ия булдым. Ул вакытта әтием миннән дә катырак сөенгән иде. Аркамнан сөеп: «Кызым, укыганың беркайчан да заяга булмаячак, «права» һәрвакыт кирәк, син чын-чынлап молодец», - дип, мине үзсендергәне истә. Кайдан барысын белгән диген?! Аның, мөгаен, аталарга гына хас алдан күрү сәләте булгандыр! Хәзер минем «права» бар, әтиемнең тырышлыгы белән йөртә дә беләм, аның киңәшләрен беркайчан да исемнән чыгармыйм.
Әтием Рифат беренче тапкыр руль артына армия сафларыннан әйләнеп кайткач, 1983 елда утыра.
- Ул вакытларда шәһәрдә машина да юк иде бит. Аңа карамастан, машина йөртүчеләр бер-берсенә бик ихтирамлы иде. Хәзер ул машинаның исәбе-хисабы юк! Юлда да төрле хәлләр була. Теләгем - юлда барганда һәрбер йөртүче игътибарлы булсын иде. Бигрәк тә яшьләр куарга-чабарга ярата. Алар үзләренең һәм кеше гомере өчен җаваплы булуларын онытмасыннар иде, - дип сөйли әтием.
Тора-бара ул «КамАЗ» машинасына, автобус йөртергә таныклык ала. Үзенең белемнәрен тагын да арттырырга, камилләштерергә тырыша. Эшләү дәверендә нинди генә машинаны иярләмәгән ул! Башкарган һәрбер эшен намус белән, җиренә җиткереп эшли. Әтиемнең әле тагылмалы «КамАЗ» белән элеваторлардан Зәй шәһәренә шикәр чөгендере ташып йөргәне бар. Берсендә шулай мине дә утыртып киткән иде. Анда күргәннәрем мәңге дә хәтеремнән чыкмас. Әтием 10 тонналык «КамАЗ»ны йөртеп бара, аның руле генә дә ни тора! Ә үзен җиңел машинада барган шикелле хис итә! Аның ул вакытта ук оста итеп олы машина белән идарә итә белү сәләте булуына исем киткән иде.
Хәзерге вакытта әтием ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында шофер булып эшли. 11 ел буе кешеләргә игелекле гамәл башкаручы әтием булу белән мин чиксез горурланам.
- Юлда бүген тәртипсезлекләр күп, - дип сөйли әтием. - Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы килә дип тә, юл бирергә кирәктер дип тә белмиләр кайберәүләр. Эшләү дәверендә нинди генә куркыныч хәлләр булмады. Тиз арада авыру кешене БСМПга илтергә кирәк, алны-артны белми машинаны куабыз. Иң мөһиме - кеше гомерен саклап калу. Автомобиль йөртүчеләр исә ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарына ихтирамлы булсыннар, юл бирсеннәр иде. Чир бер вакытта да чакырып килми. Шуларны уйларга кирәк! - ди әтием.
Аңардан юлда булган башка проблемалар, машина руле артында утырган хатын-кызларга карашы турында да кызыксынам.
- Хәзер һәрбер гаиләдә диярлек 2-3әр машина бар. Аларны күп кеше махсус стоянкаларга куймыйча, подъезд төбендә генә калдыра. Ашыгыч ярдәм машинасы белән төнлә шул машиналар тезелеп киткән тар гына урамнар аша йөрүнең кыенлыгын аңлатып бетерә алмыйм. Бу бит күпме вакытны ала, ә авыруның гомере бәлки минутлар белән саналадыр. Берәр чарасын күрсеннәр иде дип теләр идем, - дип фикерләре белән уртаклаша әтием. - Руль артында хатын-кыз утырганын күрсәм, чынлап әйтәм, куркыта. Юк, үзем өчен курыкмыйм. Аның көтмәгәндә генә берәр маневр ясап ташлавы ихтимал. Дөрес, араларында ир-аттан да әйбәт йөртүчеләр бар, ләкин алар бик сирәк, - дип куя ул дәвам итеп.
Шуны да әйтеп үтәсем килә: хәзер авыруның хәле бик начар булса, Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм машиналары районның төрле авылларына да чыга. Көнне-төнне, алны-ялны белми «мигалкаларын» кушып барган машиналарны күрсәгез, юл бирергә ашыгыгыз! Кем белә, бәлки нәкъ шул минутта сез кеше гомерен саклап калуга сәбәпче булачаксыз! Шуларны онытмасак иде.
Машина йөртүчеләр көне уңаеннан, мин әтиемне һәм руль артында йөрүчеләрнең барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Юлларыгызда гел яшел төс кенә маяк булып калкып торсын. Хәерле юллар, исән-имин йөрегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев